Газетага язылу

Саклап торучылар: чит төбәкләрдә татар ансамбльләре ничек яши?

Ел саен Республика һәм Шәһәр көнендә Казанның үзәгендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале уза. Быел ул 41 нче тапкыр оештырылды. Тинчурин театры каршындагы мәйдан гөрләп торды.

Андагы гармунчыларның оста уенын, милли киемнәрдән килгән ансамбльләрнең җыр-биюләрен карап тору үзе бер рәхәт. Монда ел саен Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән иң шәп коллективлар җыела. Быел гармунчылар, иҗат коллективлары 20 төбәктән килгән. Илнең төрле почмакларында яшәп, тормышның мең дә бер мәшәкатен җиңеп, өстәвенә ансамбльләр оештырырга көч тапкан бу кешеләргә карата күңелдә соклану, гаҗәпләнү һәм горурлану хисләре берьюлы туа. Чит төбәкләрдә иҗат итә торган ансамбльләрнең кайберләре белән якыннанрак танышырга булдык.

«Кредит алып, клуб төзедем»

Алар елга бер тапкыр Казанга килеп кенә чыгыш ясамый, еллар дәвамында үз эшчәнлеген дәвам иттерә. Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында «Ләйсән» халык фольклор ансамбле 45 ел элек оешкан. Җитәкчеләре – Роза Мөхәррәмова. Яшь кыз авылга училище тәмамлап кайта да мәдәният йортында эшли башлый, ансамбль оештыра. Милли йолаларыбызны, җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр өйрәнәләр. Ансамбльне төрле чараларга Казанга да чакыра башлыйлар. Әнә шулай гөрләп эшләп ятканда, клуб янып көлгә әйләнә. Авылда мәдәни тормыш туктап кала. «Аптырагач, коллективны бер ел буе үзебезнең өйгә җыеп шөгыльләндем, әбиләрне урамда да биеттем», – ди Роза ханым. Ә клуб кирәк! Роза Мөхәррәмова ире белән киңәшә дә, аны үзләре төзеп чыгарга булалар. «Бюджет өлкәсендә эшләгәч, миңа кредит бирәләр. Районга барып, банктан үз исемемә акча алдым. Безнең клуб төзегәнебезгә беркем ышанмады. Авыл халкы үзләренә кибет салалар дип уйлады. Яртысы каршы булды. Ә без төзеп бетердек. Ул вакытта ышанмасалар да, хәзер клубыбызга халык сөенеп йөри. Казаннан да артистлар килеп, концерт куя. Кредитын ун ел түләдем», – ди Роза ханым, елмаеп.

«Ләйсән» фольклор ансамблендә хәзер егермеләп кеше шөгыльләнә. Сабан туйларында да сәхнә түрендә алар. Авыл тормышы мәшәкатьләрен ташлап, гастрольләргә дә чыгып китәләр, үзләрен «Түгәрәк уен»га да чакырып торалар. Чиләбе татарларының мәдәниятен, фольклорын саклый торган коллектив иҗатын Казан галимнәре дә килеп өйрәнә. «Ләйсән»гә йөрүче апаларның киемнәре дә күз явын алырлык. Кызыл тукымадан тегелгән күлмәккә җете төстәге җепләр белән милли бизәкләр чигелгән. Күбесенә бу күлмәкләр әниләреннән мирас булып күчкән. Авылда чигүче оста хатын-кызлар әле дә бар икән. Элекке үрнәкләрне кулланып, алар да ансамбль өчен киемнәр әзерләргә булыша. Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылы ханымнары әнә шулай йолаларыбызны да, татар авылын да саклап гомер итә.

«Безне Казан кайната»

Узган гасырның 90 нчы елларында Удмуртиядә туып үскән Ислам абый Сафин Казанда консерваториядә укый. Аны тәмамлагач, бераз акча эшләп кайту уе белән Төмән ягына чыгып китә. «Һаман кайтып җитә алганым юк», – дип көлә ул хәзер. Талымхан авылына килеп урнашкач, Ислам абый шунда яшәүче Җәгъвар Касыймов белән таныша. Аның да әтисе Удмуртиянең Глазов шәһәрендә туып үскән. Якташларның уйлары да, серләре дә килешә. Икесе дә сыздырып гармунда уйный, бииләр дә, җырлыйлар да. Милли җанлы, моңга сусаган татарларны җыеп, «Пышны» фольклор ансамблен төзиләр. Инде 15 ел Себер татарларының җырларын, биюләрен өйрәнеп чыгыш ясыйлар. Казанда бер генә чара да, төбәкләрдәге Сабан туйлары да алардан башка узмый диярлек. Яшьләре җитмештән узган булса да, гармунда сыздырып уйный-уйный тыпырдатып биеп китәләр, җырлап җибәрәләр. Соңрак Ислам Сафин, яшьрәкләрне туплап, «Чемги-Тура» ансамблен оештыра. Алар музыка уен коралларында уйный. Ике ел элек коллективларны берләштерәләр. Өлкәннәр хәзер татар моңына гашыйк яшьләргә үз белгәннәрен, милли мирасны тапшыра. Оныкларын да шунда тартканнар. «Бабаларыбыз безгә тапшырды, ә без инде – яшьләргә», – ди Җәгъвар Касыймов.

Йосыф Зөлкарнәевкә 15 яшь. Гармунда уйнарга кечкенәдән өйрәнгән. Ләкин татар малае булса да, туган телендә бер сүз белмәгән. Ансамбльгә килгәч, бер ел эчендә сүзлек ярдәмендә өйрәнә ул. Хәзер теле телгә йокмый, шартлатып татарча сөйләшә. Гармунда да бик оста уйный. «Бу бабайлар янында нишләп йөрисең?» – дип шаяртам. Соравымны җитди кабул итте. «Алар янында йөрү – зур тәҗрибә. Бу бабайлар безгә үрнәк. Шундый кешеләр булмаса, өйрәнеп булмый», – ди Йосыф. Хыялы – Казанга килеп, укырга керү.

«Миннән башка беркемгә кирәкми»

Мәскәүдә яшәүче Рушан Локманов тумышы белән Түбән Новгородтан. Профессиональ белемле музыкант. Шулай ук тынгысыз кеше. Аның үз студиясе бар. Мәскәүдә ул балаларны җыеп, курайчылар ансамблен оештырган. Милли уен коралында өйрәнергә 20 бала теләк белдергән. Соңрак Рушан үзлегеннән тальянда уйнарга өйрәнгән һәм балаларны да өйрәтеп, хәзер инде милли уен кораллары оркестрын да төзегән. Быел Казанга килеп, шәкерте белән бергә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә дә сыздырып тальянда уйнадылар.

– Балаларга татар халык көйләрен, халык җырларын уйнарга өйрәтәм. Кызганыч, берсе дә татарча белми. Алар гына түгел, әти-әниләре дә сөйләшми. Шуңа күрә татарча да өйрәтергә тырышам. Эшебезне «Туган тел» җырын өйрәнүдән һәм уен коралларында уйнаудан башлыйбыз. Бу хезмәтне үз көчем белән башкарам, бернинди финанс юк. Авыррак инде. Миннән башка беркемгә кирәкми бит, дим дә эшлим, – ди Рушан.

Әнә шулай татарлыгы тынгылык бирми аңа. Рушан Локманов кебек кешеләр өчен иң зур ләззәт – Сабан туйларыбызда, татар җыелган фестивальләрдә чыгыш ясау, милләттәшләр белән бергә булу. Ә иң зур бүләк – Казанга килү, Татарстаннан игътибар күрү. Һәм ул бар. Россия буйлап санасаң, йөзләгән, ә бәлки меңләгән татар ансамбльләре халкыбыз мирасын саклауда зур эш башкара. Күбесе татар үзәкләре каршында эшли. Аларның иҗат җимешләрен кайда гына күрсәтсәң дә, йөзгә кызыллык килә торган түгел. «Татар халкының милли үзенчәлеге программасы» нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы ел саен 19 иҗат коллективына милли костюмнар да тектереп бирә.

«Гүзәл Чулман»

Милли традицияләрне саклый торган фольклор ансамбльләренең төп составы – гадәттә, өлкән яшьтәге апа-абыйлар. Ә менә Пермь краенда оешкан «Гүзәл Чулман» ансамблендә, киресенчә, гел яшьләр. Алар барысы да – студентлар. Коллективны 15 ел элек Гөлүзә Хәмзина оештыра. «Түгәрәк уен» фестивале сәбәпче була. Ул 2011 елда Пермь краенда уздырылган. Гөлүзә ханым шунда татар биюләренең төрле җирдә үзенчәлеге барлыгына төшенә. «Гүзәл Чулман» ансамбле белән үз төбәкләре татарларының биюләрен, көйләрен экспедицияләргә чыгып өйрәнә, сәхнәгә чыгара. Милли костюмнарын да кайтара. «Гүзәл Чулман» яшьләренең ничек биюләрен күрсәгез икән. Дәртле дә, күңелле дә. Яшьләрнең күзләре янып тора. Яратып бии алар. «Кайдан табасыз мондый егет, кызларны?» – дим. «Алар – Пермьгә укырга килгән яшьләр. Өлкәнең төрле районнарыннан җыелалар. Мин алдан ук мәктәпләрдән, мәдәният үзәкләреннән кемнәр укырга кергәнлеген белешәм, телефоннарын алып, ансамбльгә җыям», – ди Гөлүзә ханым.

«Гүзәл Чулман»ны Пермь краенда яхшы беләләр. Җитәкчеләре аларны үзләре туып үскән авылларга, районнарга да концертлар белән алып бара. Фестивальләргә Казанга да еш киләләр. Чит илләргә дә барганнары бар. Узган ел Һиндстанда фестивальдә катнашканнар. «Бөтен җирдә, горурланып, үз татарыбызны күрсәтәбез», – ди Гөлүзә Хәмзина. Һөнәре буенча ул – немец теле укытучысы. Ә йөрәге белән милли мирасыбызга тугры кеше. Нәсел җепләре Актаныш районына барып тоташа, әнисе Пермь краеның атаклы Барда районыннан. «Әбием белән үстем, татар телемне онытмадым. Гореф-гадәтләребезне күңелемә салучы да – әбием», – ди ул.

Чит төбәкләрдәге ансамбльнең кайсын гына алсаң да, аның башында әнә шундый тынгы белмәс, үз идеяләре белән янып халкына хезмәт итүче кешеләр тора. Алар бу эшне акча өчен дә, дан-шөһрәт өчен дә башкармый. Оештыручысы гына түгел, ансамбльгә йөрүче һәр кеше үзенең татар булуын аңлап, халкына тугры хезмәт итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре