«Мулла булам димәгән идем»
65 яшьлек Зиннур Сәмигуллин авылда имам вазыйфасын үти. Күршедәге Янил училищесын тәмамлаган ул. Күп еллар колхозда механизатор, токарь да булып эшләгән. Техникага мәхәббәте дә шул елларга барып тоташа.
– Шул вакытта ук аэрочаналар, бураннар, мотоблоклар ясый идек. Нәселебездә эш белүчеләр күп булган. Унынчы буынга кадәр бабайларны эзләп таптык. Шушы авылда 1600 нче елларда гомер иткән Сабанай бабай да кул эшенә оста булган. Хезмәт сөю – безнең канда, – ди Зиннур абый. – Әтием тегүче иде. Туннар, «хром» пәлтәләр, итекләр текте, сәгатьләргә кадәр төзәтте. Әтинең абыйсының уллары агач эшен дә, тимер эшен дә бик яхшы белә. Эшкә осталык – өстәмә керем дигән сүз дә бит әле. Туганнар арасында йорт эчен төзекләндерүчеләр, техника ясап сатучылар да бар.
Зиннур абый сүзләренчә, 1835 елгы авыл картасында аларның йортыннан ерак түгел мәчет булган.
– Әтием үлгәннән соң бик каты авырттым. Менә шулчакта Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайдым. Берничә елдан, тәвәккәлләп, дин юлына кереп киттем. Монда Җәлил хәзрәт Фазлыевның киңәше дә ярдәм итте. Шөкер, бүген авылыбызда зур мәчет эшли. Җомга намазларына иллеләп кеше йөри. Мәчетне тагын да зурайттык, янәшәсендә мәдрәсә төзелеп килә. Дингә яшьләрнең тартылуы аеруча сөендерә. Авылыбыздан ел саен хаҗга, гомрәгә баручылар саны арта. Быел гына да 13 кешегә изге җирләргә бару насыйп булды.
Оста кулында тимер дә эри
Бакчада эшләр өчен Зиннур абый бәләкәй комбайн да көйләп куйган. Кечкенә трактор да гаиләнең эшен җиңеләйтә. Улы Райнурның, оныкларының үзе янында мәш килеп йөрүләренә күңеле куана олы кешенең. Нәсел кәсепләрен арттырып, Райнур җыелма өстәлләр ясый башлаган. Үзләренә генә түгел, аның бу осталыгын белеп алган таныш-белешләр дә ясап бирүен сорый. Кул астында өч егет үсеп килсә, кайсы эш тә куркыныч түгел анысы! Егет кешенең кесәсендә акча да булырга тиеш, ди әтиләре.
Динислам быел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Янилдәге аграр колледжга укырга кергән. Сөләйман белән Әхмәт – мәктәп укучылары. Ни хикмәт, егетләрнең өчесе дә техника белән җенләнгән.
– Башта, балаларга эш булсын дип, сарыклар тоттык. Бәрәннәрне тәрбияләп мәш килделәр. Сарыклар хәзер әтиләрдә калды, без бетердек тә тулысынча тимер эшенә күчтек, – ди Райнур. – Улларыма ышанычым зур. Хәзер инде аларга эшләп тә күрсәтәсе түгел. Бөтенесен үзләре белә. Бөтен иске-москыдан үзләренә мотоцикллар ясый алар. Әле менә арба да ясап куйганнар. Кирәк-ярак ташырга ярап куя ул техникалар. Үз акчаларын җыеп баралар да аннары теләгән әйберләрен алалар. Улларым минем чын дусларыма әйләнде инде.

Кечкенәдән акча кадерен белеп үскән малайлар акча бирмәсәләр дә эшли, билгеле. Өйрәнгәнегез – үзегез өчен, ди олылар. Егет кешегә һөнәрнең артыгы юк.
– Эш аермыйбыз без, кирәк икән, идәнен дә юабыз, ашарга да пешерәбез. Үрнәк алырлык бабабыз, әтиебез бар. Матур яшисең килсә, тырышмыйча булмый, дип әйтәләр безгә. Киләчәктә үз эшебезне ачарга телибез, – ди Сөләйман. – Абыем автосервиста эшләргә тели, минем дә үз юлымны табасым килә. Эш белеп үскән кеше югалмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез