Газетага язылу

Равил Кузюров: «Мәктәп урманчылыгының уңышы ике кешедә»

Мәктәп урманчылыклары үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүдә һәм укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә мөһим роль уйный. Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IX слеты, хәрәкәтнең үсеше һәм урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары турында Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләштек.

Равил Кузюров: «Мәктәп урманчылыгының уңышы ике кешедә»

– Равил Әфраимович, 22 июльдән 24 июленә кадәр Татарстанда мәктәп урманчылыкларының IX  «#Лес.Память.Единство» слеты узачак. Шул хакта тулырак сөйләгез әле.  Катнашу өчен ничә команда гариза бирде һәм алар нәрсә белән шөгыльләнәчәк?

–22-24 июльдә Кукмара  районының Лубян авылындагы Лубян урман-техник көллияте базасында 9 нчы тапкыр Татарстанда мәктәп урманчылыклары слеты узачак. Иң яхшылар исеме өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көрәшәчәк. Якынча бәяләүләр буенча, слет 200 гә якын кешене җыячак. Слет кысаларында «Яшь урманчылар» конкурсы үткәреләчәк. Катнашучыларга дебатларда катнашырга һәм «Ботаника һәм дендрология», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Урманны саклау һәм яклау», «Геодезия», «Таксация», «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар», «Урман янгыннарын сүндерү», «Туфракны өйрәнү» һәм «Беренче медицина ярдәме күрсәтү» юнәлешләре буенча гамәли биремнәрне башкарырга туры киләчәк. Программаның белем бирү өлешен «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮБ ФДАМУ һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының әйдәп баручы экспертлары тәэмин итәчәк. Шулай ук урман янгыннарын сүндерү, агач такталарга рәсемнәр ясау, кәрзиннәр, значоклар ясау буенча мавыктыргыч мастер-класслар да үткәреләчәк.

– Быел сез слетның темасын «#Урман.Хатирә.Бердәмлек» («#Лес.Память.Единство») буларак сайлагансыз. Мондый карар нәрсә белән бәйле?

– Тема ел саен үзгәрә. Әйтик, 2024 елда слет «Урманнар һәм инновацияләр» шигаре белән үткәрелде, 2025 елда – «Урманны бергә саклыйк» иде. Быел слетның темасы – «#Урман.Хатирә.Бердәмлек» («#Лес.Память.Единство»).  Ул Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Мондый чараларны оештыруның төп максаты – укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, урман хуҗалыгы белән кызыксынучы балаларны ачыклау һәм билгеләп үтү.

– Хәзерге вакытта Татарстанда ничә мәктәп урманчылыгы бар? Алдагы чорга хәрәкәтне үстерү бурычлары нинди?

– Бүгенге көндә Татарстанда 192 мәктәп урманчылыгы эшли, анда 2,6 мең кеше катнаша. Бу берләшмәләр үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Гамәли чараларда һәм белем бирү проектларында катнашып, укучылар урман турында кыйммәтле белемнәр ала, табигать ресурслары белән сак эш итәргә өйрәнә һәм экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә киләчәктә һөнәри эшчәнлек алып бару өчен кирәкле күнекмәләрне үстерә. Хәзер безнең алда урман хуҗалыгын өйрәнү процессын кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә торган заманча укыту методикаларын кертү бурычы тора.

– Ә мәктәптә «урманчылык»ны ничек төзеп була? Шәһәр мәктәпләрендә моны эшләп буламы?

– Мәктәп урманчылыгының уңышы ике кеше – педагог һәм урман хуҗалыгы белгеченең бу эштә мәнфәгатьле булуы белән билгеләнә. Балалар белән шөгыльләнергә әзер торучы битараф булмаган кешеләр бар икән, килешүләр төзү, эш планнары төзү, программалар инде техник бурыч кына. Мәктәп урманчылыклары төрле торак пунктларда, шул исәптән шәһәрләрдә дә, гомуми белем бирү учреждениеләре базасында оештырылган. Без үз ягыбыздан һәр төрле ярдәм күрсәтергә әзер. Безнең белгечләр мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары белән даими элемтәдә торалар, консультацияләр бирәләр һәм методик киңәшләр белән уртаклашалар.

– Татарстанда урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрне кайда үзләштерергә була? Яшь белгечләргә бу өлкәдә һөнәр сайларга ничек этәргеч бирергә?

–Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә һөнәрне Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында алырга мөмкин. Бу уку йортлары урман хуҗалыгы, табигать ресурсларын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә тирән белемле һәм гамәли күнекмәләргә ия квалификацияле белгечләр әзерли. Көллияттә «урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» юнәлешләре буенча укытыла. Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында «урман эше», «ландшафт архитектурасы» һәм «экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре бар. Татарстанда яшь белгечләрне урман тармагына җәлеп итү өчен чаралар комплексы күрелә. 2025 елдан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне арттыру мөһим адымнарның берсе булды. Элек түләүләр урта һөнәри белемле белгечләргә 150 мең сум һәм югары белемле чыгарылыш укучыларына 300 мең сум иде. Хәзер бу суммалар 300 һәм 500 мең сумга кадәр арттырылды. Шулай ук мондый ярдәм алырга хокуклы яшь белгечләрнең яше 30 дан 35 яшькә кадәр арттырылды. Түләүләргә урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр хокуклы, алар финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгән көннән кимендә өч ел учреждениеләрдә эшләргә вәгъдә итәләр. Акча белән кызыксындырудан тыш, уңайлы хезмәт шартлары булдыру буенча да актив эш алып барыла. Бу хезмәт хакларын күтәрү, техника паркын яңарту, республика программасы кысаларында биналарны ремонтлау, шулай ук җитештерүгә заманча технологияләр кертүне үз эченә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре