Газетага язылу

Халык программасы авыл кешесенең тормышын яхшырта

«Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Соңгы елларда ул кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли торган бер тармакка әйләнде». Бу хакта РФ Дәүләт Думасының Татарстан буенча депутаты Татьяна Ларионова Алексеевск районында программаны гамәлгә ашыру буенча республика комиссиясенең күчмә утырышында әйтте.

Халык программасы авыл кешесенең тормышын яхшырта

Республика комиссия эше пленар утырыштан башланды. Анда Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов районның төп күрсәткечләре турында сөйләде. Социаль-икътисадый үсеш рейтингында Алексеевск 17 нче урында тора. Район буенча уртача айлык хезмәт хакы – 79 мең сум. Өч ел эчендә хезмәт хакы 145 процентка арткан. Районда 611 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.

 

Район башлыгы билгеләвенчә, партия әгъзалары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, сайлаучылар белән эшләү тора. Халык төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итә: торак һәм йорт яны территориясен ремонтлау, матди һәм финанс ярдәме күрсәтү, урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү.

 

– Сайлаучыларның тәкъдимнәре муниципаль программаларны тормышка ашыруда саллы урын алып тора. Аерым алганда, авылларда яшәүчеләр соравы буенча 7 яңа кибет, 17 сәламәтлек саклау объекты төзелде һәм төзекләнедерлде. Авыл җирлегендә генә дә 9 яңа ФАП һәм бер табиб амбулаториясе файдалануга тапшырылды, – диде Сергей Демидов.

Мисал буларак, ул Зур Алан авылын китерде. Биредә халкы күптән инде авыл кибетенең тузган булуыннан зарланган һәм яңа ФАП төзергә кирәклеген әйткән. Авыл халкының үтенечен үтәп, ике яңа объект төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Войкино авылында яңа ФАП төзелгән, Баҗа авылында капиталь ремонт ясалган. Әлбәдән җирлегендә янгыннан соң авыл мәдәният йорты яңадан торгызганнар.

 

Район башлыгы юллар темасына да тукталды. Соңгы биш елда районның юл челтәрен үстерүгә 5 миллиард сумнан артык акча тотылган. Бу юл өслеген ремонтлау гына түгел, ә төбәк һәм федераль әһәмияттәге юллар уза торган торак пунктларның трассаларын һәм җәяүлеләр кичүләрен яктырту да. Моннан тыш, район җәмәгать урыннарын ачу, ишегалларын ремонтлау, мәдәният һәм мәгариф объектларын төзү, спорт һәм туризмны үстерү кебек эшләре белән дә мактана ала.

 

Биредә гаиләләргә, балаларга, яшьләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Җирле хакимият ярдәме белән район мәктәпләрендә укучыларның 54 проценты тулысынча бушлай туклана. «Берничә ел дәвамында без үзебезнең халык белән гаиләләрне, гаилә кыйммәтләрен саклау буенча профилактик эш алып барабыз. Йөкле хатын-кызларга махсус курслар тәкъдим ителә. Социаль хезмәтләр ягыннан да, төрле конфессияләр вәкилләре ягыннан да ярдәм бар. Һәм бу эшнең нәтиҗәсен дә күрдек. Соңгы өч елда районда йөклелекне туктату буенча медицина үзәкләренә бер генә мөрәҗәгать тә булмады», – дип, шатлыгын уртаклашты Сергей Демидов.

 

Татьяна Ларионова үз чиратында, авылларны үстерүнең кайбер юнәлешләре турында сөйләде. 2030 елга кадәр расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы төп урынны алып тора. 2026 елда аны гамәлгә ашыруга бөтен ил буенча 95 миллиард сум тирәсе акча каралган. Татарстан монда да рекорд куя. Республикада бу максатларга 10,6 миллиард сум бүлеп бирелә. Шуларның 6,3 миллиарды – федераль бюджеттан һәм 2,3 миллиарды – Татарстан бюджетыннан.

 

«Дәүләт программасы кысасында республикада 2026 елда 32 объектны гамәлгә ашыру карала. Моннан тыш, авылның үсешенә читләтеп кенә башка илкүләм проектлар аша да ярдәм күрсәтелә. «Гаилә» һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектлары нигезендә авылларда мәктәпләр, мәдәният йортлары, ФАПлар төзиләр һәм яңарталар, суүткәргечләр салалар һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерәләр», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты журналистларга биргән интервьюсында. Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» Халык программасы буенча республика комиссиясен юкка гына җәй көне үткәрми.

 

– Чөнки бу вакытта мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ремонт эшләре төгәлләнә, без җәмәгать урыннарын, «Безнең ишегалды» программасы һәм башка проектлар буенча эшләрне күрәбез. Без үрнәк районнарны карыйбыз. Шәһәрләрдә яңарту эшләре һәрдаим алып барыла. Ләкин авылда кайсы объект төзелсә дә, ремонтланса да, барысы да авыл халкының тормышын яхшырту дигәнне аңлата, – дип ассызыклады депутат.

 

Пленар утырыш тәмамлангач, республика комиссиясендә катнашучылар партиянең Халык программасы кысасында районда яңартылган авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт, мәгариф өлкәсендәге социаль объектлары белән танышты. Борынгы Биләр шәһәре урынында «Изге чишмә» үзәне, «Алтын Дага» мәдәни-рекреацион кластеры территорияләре белән таныштырдылар.

 

Татьяна Ларионова: «Биләр – Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен тарихи әһәмияткә ия уникаль урын. Биредә даими рәвештә археологлар эшли, алар иң борынгы артефактларны табалар. Әлегә Биләр Болгар һәм Зөя кебек зур программаларга кертелмәгән, әмма эш алып барыла», – диде. Аның сүзләренә караганда, Биләргә килергә теләүчеләр саны елдан-ел арта, өстәвенә республикадан гына түгел, бөтен Россиядән һәм башка илләрдән дә киләләр.

 

Олы Тигәнәле авылында кунаклар «Бердәм Россия» Халык программасы буенча 2024 елда ремонтланган мәдәният йортын карадылар. Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә партиячеләр Бадминтон үзәген бәяләделәр. Алексеевск районы республикада бадминтон үсеше буенча лидер булып тора. Район бадминтончылары – республика, Россия һәм халыкара ярышларда күп тапкыр призерлар. Май аенда масштаблы капиталь ремонттан соң Алексеевскиның 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасы ишекләрен ачкан. Мәгариф учреждениесен яңартуда төзүчеләр белән берлектә дизайн-проектны тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары да сайлаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре