«Сәлам, Риман!» Юбилеен бәйрәм итүче хезмәттәшебез үзе турында үзе сөйли

Инде менә өченче ел рәттән Яңа ел җиткәндә дус-ишләргә «Туган көн белән котларга онытмагыз!» – дип әйтеп куя башладым. Мин ел башында, гыйнварда туган. Нинди генә якын дус булмасын, ул туган көнне онытырга мөмкин.

Ә минем үземне якын иткән кешеләрдән җылы сүзләр ишетәсем килә. Мактасыннар димим, чөнки туган көннәрдә сиңа мәдхия җырлый башласалар, бик оялта. Үзең өчен генә түгел, дуслар өчен дә оят. Чөнки алар минем күңел булсын өчен арттырып сөйләячәк, ягъни баш миләренең күзәнәкләрен киереп, матур сүзләр эзләячәк, күпме нервы бетерәчәк. Болай бәргәләнү кемгә кирәк?!

Бу хакта сабакташым, халык шагыйре Зиннур Мансуров белән бер-ике сүз алыштык. Зиннур үзе дә мактаганны яратмый, колакларына кадәр кызарырга мөмкин. Узган ел бер танышының юбилеенда булган Зиннур. Юбилярны күккә күтәреп мактаганнар, дөнья йөзендә нинди матур сүз бар – барысын да әйткәннәр. Шуннан соң юбиляр торып баскан да: «Дуслар, әгәр сөйләгәннәрегезнең биш проценты гына дөреслеккә туры килсә дә, мин бик шат булыр идем», – дигән.

Үзен бик яхшы белүче бердәнбер кеше – ул үзе. Хәтта инде 52 елга якын бергә яшәгән газиз хатыным Фәридә дә мине тулысынча белеп бетерми. Ул да минем өчен гаҗәеп бер табышмак кебек. Бәлки, шуңа күрә гомер буе бер-беребезгә таба  атлыйбыздыр да. Бер-беребездән туймыйбыздыр да, аның – мине, минем аны күбрәк беләсем килә, дип әйтүем.

Фәридә «ВТ»ны укып бара, яхшы газета чыгарасыз, дип мактый. Күп кенә иҗат кешеләре гаиләсенә хас булганча, хатын – минем беренче тәнкыйтьчем. Язмаларны газетага биргәнче иң элек аңа укып чыгам, аның киңәшләрен истә тотып… үземчә язам. Һәм ул моны сизми. Алай гына да түгел: «Менә булган бит, ярый әле мине тыңлыйсың», – дип тә куйгалый. Ир белән хатын яши-яши әнә шулай бертөрле фикер йөртергә, уйларга өйрәнәдер һәм бер-береннән шикләнмидер инде ул.

Әгәр туган көнем алдыннан интервью бирсәм, миннән ни өчен журналистиканы сайлавым турында сорамый калмаслар иде. Әни әйтмешли, «ни дип ялганлар идем» икән? Әнием Дания – Арча районы Югары Масра мулласы Габдрахман кызы. Габдрахман бабай – Тукайның икетуганы. Бу хакта хәзергә җәелеп язып тормыйм. Күптән түгел «Буласы булган инде» дигән автобиографик әсәр язарга тотынган идем. Анда мулла кызы Дания белән булган хикмәтләргә шактый зур урын бирдем. Төгәлли алсам, дөньяга чыгар, укырсыз. Хәзергә шуны гына әйтим: бер яктан бик тыныч, сабыр тоелса да, әни бик шаян телле иде, матур итеп җырлый да иде. Балачакта безгә әкият сөйләгәндә образларга кереп бетә иде ул. Төрле җәнлек-җанвар авазларын чыгарып сөйләр иде. Авыл хатыннары артистлар булып сөйләшә башласа, атаклы пародиячеләр бер читтә торсын! Әтием Солтан исә иҗат белән яшәде. Әле сугыш тәмамлангач та аның «Тынычлык язы» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыкты. Гомер буе язды әти. Туган авылым – Субаш-Атыда балалар йорты директоры булып эшләгәндә ятимнәрнең күңеле булсын, иҗатка да тартылсыннар диптер инде, танылган артистларны, язучыларны очрашуга алып кайта иде ул. Ул вакытта бер генә авылның да шул кадәр тере җырчыларны, әдипләрне күргәне булмагандыр. Очрашуларга керми калмый идем мин. Илһам Шакировның «Менәргә иде Урал тауларына» җырын җырлавы, Әлфия Авзалованың без, сабыйларга, «Бәтиләр» дигән җырны өйрәтеп калдыруы бүгенгедәй хәтердә. Очрашудан соң әти кунакларны өйгә алып кайта иде. Чәй өстәле янында Сибгать Хәким, Мостафа Ногман, Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәеннең шигырьләр укуын, Заһид Хәбибуллинның скрипкада халык көйләрен сыздыруын – барысын да хәтерлим әле. Мондый иҗади мохит киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагыма йогынты ясамый калмагандыр.

Бишенче класста укыганда микән, яз турында шигырь язып, «Яшь ленинчы» газетасына җибәргән идем. Анда мондый юллар бар иде:

Салкын кыш үтеп китәр,

Җылы яз килеп җитәр.

Басуларда кар эрер,

Табигать язга керер.

Газетада чыгармадылар шигырьне, әмма редакциядән җавап килде. Ш.Маннапов дигән бер кеше «Энем, кыш артыннан яз киләсе, кар эрисе болай да билгеле. Ул турыда шигырь язып та торасы юк» дигәнрәк сүзләр язган иде. Әти белән әнинең: «Баланың күңелен кайтарырлык итеп язмаса да яраган булыр иде», – дип сөйләнүләрен ишетеп калдым, тик шагыйрь абыйга үпкәләмәдем. Алай гына да түгел, озак еллар кадерләп сакладым мин ул хатны. Казан хәтле Казаннан гади бер авыл малаена хат килсен әле! Авылда: «Риманга «Яшь ленинчы» гәҗитеннән хат килгән…» – дип ел буе сөйләүләре генә дә ни тора!

Туган көн алдыннан хатирәләр яңарту табигый инде ул. Без үткәнне барлый-барлый, алга барабыз. Ни гаҗәп, шул хатирәләрдән мәхәббәткә бәйлеләре аеруча еш калкып чыга. Урысча әйткәндә, нүжәли шул хәтле любвиобильный булдым икән мин?! Әлбәттә, кызлар белән үбешкән булмады, мәктәптә укыганда, диюем. Татар авылында бу эш бозыклык та саналгандыр, бәлки. Әнә, Туфан ага Миңнуллин да балачак истәлекләрендә, марҗа кызлары әйбәт үбешә дигәнне ишеткәч, урыс авылларына баргалавын язган иде. Бәлки, без дә баргалаган булыр идек, тик якын-тирәдә урыс авыллары юк иде. Ә беренче мәхәббәт хисләре уянып, күңел тынычлыгы югалган вакытларны хәтерлим әле. Безнең мәктәпнең беренче катында югары класста укучылар өчен танцылар оештыра башлаганнар иде. Патефоннан җибәргән музыка астында селкенергә, тора-бара вальс әйләнергә өйрәндек. Шул чакта кызлар биленә беренче мәртәбә кагылуым, бөтен гәүдәм дерелдәп куюы, каушаудан ык-мык килә башлавым әнә шул олы мәхәббәт хисенең беренче билгеләре булгандыр инде. Беренче мәхәббәтнең онытылмавы да ул хисне беренче тапкыр кичерүгә бәйле. Мин «ВТ»да сәер мәхәббәт турында язган идем инде. Ул бер танышымның картлык көнендә беренче мәхәббәтенең телефон номерын табып, сөйләшә башлавы турында иде. Юллары аерылганга 56 ел вакыт узгач бит бу! Инде менә өч ел сөйләшәләр, әмма күрешергә базмыйлар. Ни өчен? «Сәер мәхәббәт» дигән яңа хикәям дә шул хакта.

Әле сугыш чоры кызлары турында да язасым бар. Дөрес, шул исемдә китап чыгарган идем инде, тик анда сугыш нәтиҗәсендә ана булудан мәхрүм ителгән «кыз-әбиләр»нең исемлеге һәм алар турында кыскача гына мәгълүмат бирелгән иде. Хәзер шуны әдәби әсәр, бәлки, сәхнә әсәре итәсе килә. Ельцин әйтмешли, «так-шты» язасылар алда әле. Сулаганда сызгырган, йөргәндә шыгырдаган тавышлар ишетелсә дә, картаерга исәп юк.

18 гыйнварда үземә ничә яшь тулганын да язмыйм. Бер акыллы кеше миңа: «Алтмыш тулып узгач,  яшең турында бик кычкырып йөрмә, хәтта дусларың арасында да кара көнчеләр булырга мөмкин, күз тигезмәсеннәр», – дигән иде. Шуңа күрә яшемне әйтмим, әти белән бер көнне туганымны әйтсәм генә инде. Ә ул 93 яшь тә 4 ай яшәде. Вафатына дүрт ай кала «Бәхет юллармын» дигән шигырь язып, матбугатта бастырды.

Ярый әле үзем турында кешедән яздырмадым, мактатмадым. Ә туган көнемдә миңа «Сәлам, Риман!» – дип шалтыратучылар һәм матур, озын гомер теләүчеләр күп булыр. Ә иҗатыма мине укып белгән кешеләр бәя бирер.

Мин җырларга яратам, яшь чакта яхшы гына биюче дә идем. Университетның «Каз канаты» ансамблендә биеп йөрдем, халык уен кораллары ансамблендә авыз гармунында уйнадым, мандолина чиерттем һәм татар хорына йөрдем. Кайчан гына укыганмындыр, валлаһи. Сабакташлар: «Риман университетка җырлап керде, биеп чыгып китте», – дип сөйләп тә йөрделәр әле. Җырлап яшик. Әйдә, минем туган көн хөрмәтенә берне… җырлап куйыйк әле. Мин башлыйм, сез кушылыгыз!

Гомер үткән саен яшәрә күңел,

Ул – шулай мәңгегә шиңми торган гөл.

Яшәгән саен яшисе килә,

Яшәреп яшисе чын дуслар белән.

Хәзергә менә шул. Сезгә бәхет теләүче Риман дип белерсез.

Кадерле коллегабыз, мөхтәрәм журналист, 50 ел гомерен татар матбугатына багышлаган Риман Солтан улы Гыйлемхановны без дә матур юбилее белән котлыйбыз.

Кемнәргәдер сабакташ, кемнәргәдер чордаш, кемнәргәдер каләмдәш, бик күпләргә остаз булган кеше ул. «Газетагызны Риман язмаларын укыр өчен алдырам» дигән сүзләрне еш ишетәбез. Шулай икәненә дә ышанабыз. Тормышның үзе кебек катлаулы фәлсәфәләрен гади генә итеп ачып бирүче каләм ияләре күп түгел. Шуның белән һәр укучыга якын ул.

Туган көнең белән, Риман абый, Риман Солтанович! Укучыларыбыз әле озак еллар «Риман язганны укыр өчен» газетага язылсыннар иде. Иҗат уңышлары сиңа!  Күңелеңдәге җылылыкны югалтмыйча,  һәрвакыт җырлап яшәргә язсын!

Яратып, «ВТ»лылар.

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү