Нәрсә булды сиңа, күңел? Яңа елны каршы алганда барыбызның да теләге бер булачак

Адәм баласының югалтканны сагына торган гадәте бар. Безнең дә бүген гомер буе озата барыр төсле тоелган күңел һәм җан тынычлыгыбызны юксынып яшәгән көннәребез. Яңа елга да үзгә кәеф белән керәбез быел. Арабызда хәтта купшы чыршы, салют, җыр-биюле тамаша кебек традицион бәйрәм чараларыннан баш тартырга әзер булучылар да бар. Икенче берәүләр исә Яңа елны, балалар хакына булса да, элеккечә үк каршылау яклы. Ил-көнгә сынау килгән чорда бәйрәм итү урынлымы-юкмы? «ВТ» хәбәрчесе, шушы сорауга җавап эзләп, бәйрәм кәефенең ни дәрәҗә булуын ачыкларга тырышты.

Берәүдә бар, икенчедә юк

Сентябрь ахырында, Россиядә өлешчә мобилизация башлангач, ил төбәкләре бер-бер артлы быел аларда Яңа ел чаралары уздырылмаячагын хәбәр итә башлады. Кайберләрендә алардан тулысынча баш тартсалар, икенче берләре балалар өчен билгеләнгән бәйрәм чараларын гына уздырмакчы. Әйтик, Псков өлкәсе губернаторы бу карарын фронтта да, ил икътисадында да хәлләрнең мөшкел булуы белән аңлатты. «Мондый вакытта салютлар аттырып, җырлап-биеп йөрү урынсыз», – дип белдерде ул. Аның бу фикерен Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хабиров та куәтләде. Бөтен булган чараларны мобилизацияләнүчеләргә һәм икътисадка ярдәм итүгә тотарга кушты ул.

Төбәк җитәкчеләре арасында халыкны бәйрәмнән тулысынча мәхрүм итәргә теләмәүчеләр дә бар. Мәскәү мэры Сергей Собянин, мәсәлән, зур салют, концерт-тамашалар уздырылмаса да, шәһәрнең бәйрәмчә бизәләчәген белдерде. Благовещенск, Иркутск, Хабаровск, Орел өлкәләрендә дә шәһәрне бәйрәмчә бизәү белән генә чикләнмәкчеләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә республиканың бәйрәм чараларыннан баш тартмаячагын белдерде. «Яңа ел – иң беренче чиратта балаларыбызның бәйрәме. Нишләп әле без аларны бу шатлыктан мәхрүм итәргә тиеш? Без махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә бик күп көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә», – дип белдерде Президент хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.

Салютсыз да була

Төбәкләрдә бәйрәм чаралары үткәрелү-үткәрелмәү турында хәбәрләр ишетелә башлагач, халыкның фикере икегә бүленде. Берәүләр: «Тормышыбызда болай да сорылык күп. Аз булса да онытылырга, тормышка якты төсләр өстәргә кирәк, шуңа бәйрәмсез булмый», – дип саный. Икенче берәүләр исә килеп туган вазгыятьтә купшы чыршы, салют, җыр-биюле тамаша кебек традицион бәйрәм чараларыннан баш тартырга да әзер.

Күптән түгел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре  бу уңайдан халык арасында махсус сораштыру да уздырган. Аның нәтиҗәләреннән аңлашылганча, бүген ил халкының 70 проценты Яңа ел алдыннан шәһәрләрне бәйрәмчә итеп бизәүне хуплый. Әмма бер шарт белән: шәһәрләр булган әйберләр белән генә бизәлергә тиеш, яңасына акча әрәм итәргә кирәкми. Моннан тыш респондентларның 85 проценты кибет, сәүдә үзәкләре һәм ярминкәләрне бәйрәмчә бизәүне хуплый, 37 проценты аларның гадирәк булуын тели.

Ил халкының 89 проценты урамнарда һәм мәйданнарда бәйрәм чыршылары пәйда булуын хуплый. Респондентларның барысы да диярлек (96 проценты) балалар өчен бәйрәм чараларының сакланып калуын тели. Шул ук вакытта халыкның 54 проценты бәйрәм салютыннан баш тартырга әзер. Алар бу фикерен: «Салютлар сугыш хәрәкәтләре турында искә төшереп тора», – дип аңлаткан. Ә менә ил халкының 44 проценты Яңа елны салютсыз күз алдына да китерә алмый икән.

Без дә газетабызның социаль челтәрдәге сәхифәсендә бу уңайдан сораштыру уздырган идек (рәсемдә. – Д.Г.). Анда да халыкның фикерләре төрле булып чыкты.

Боегудан файда юк

Җаның тыныч булмаганда, бәйрәм рухы турында сүз дә була алмый. Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова шул фикердә.

– Әлегә бернинди бәйрәм кәефе юк миндә. Күңелең тыныч булганда гына бәйрәм турында уйлап була. Хәтта шушы тәрәзә артындагы бозлы яңгырга да эч поша. Быел миңа 50 яшь тулды. Юбилеемны зурлап уздырмадым. Дуслар белән җыелыштык та әти исемендәге клуб ачтык. Күңел халәтем, ниндидер купшы бәйрәм ясап, уйнап-көлеп йөрерлек түгел. Шул ук вакытта мин балалар янына дәрескә йөрим. Мин аларга моңсу кәефемне күрсәтмим. Балалар белән дәрестә шаярып-көлеп, уйнап аралашам. Чөнки алар – балалар. Зурлар аларга борчуын күрсәтергә тиеш түгел. Шуңа күрә Яңа ел чаралары турында фикер йөрткәндә дә балалар турында онытмаска кирәк. Ничек кенә булса да, алар өчен бәйрәм ясарга кирәк. Алар бит Кыш бабайны, чыршыны, Яңа ел могҗизасын ел буе көтә, – дип белдерде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Миләүшә Шәйхетдинова сүзләренә караганда, өлешчә мобилизация башлангач, театрларга йөрүчеләр саны кимегән булган. Хәзер тамашачы акрынлап кабат яраткан спектакльләренә йөри башлаган. «Кеше бит театрга онытылырга, күңелен бушатырга килә. Соңгы арада халык күбрәк комедияләргә өстенлек бирә. Бераз онытыласы, бер утырып көләсе килә, диючеләр күп. Кайберәүләр драма әсәрләрен караганда туйганчы елап бушана», – ди ул.

Татарстанның атказанган артисты, юморист Данир Сабиров та  тамашачы кәефенең бераз уңай якка үзгәрә башлавын әйтә. Өлешчә мобилизация башланган чорда халыкта концерт кайгысы түгел иде, билгеле. Ул чорда алган билетларын кире тапшыручылар да күп булган. Әмма хәзер вазгыять бераз үзгәрә башлаган. Киресенчә, концерттан соң артист янына килеп: «Ниһаять, дөньяларны онытып, бер рәхәтләнеп көлдем», – дип рәхмәт әйтүчеләр дә күп икән.

– Яңа ел турында уйламаган әле. Тормыш дәвам итә. Бәйрәм чараларыннан баш тартып, кайгыга батып утыру да дөрес түгел. Бөек Ватан сугышы вакытында да Яңа елны үзләренчә бәйрәм иткәннәр. Халыкның кәефен, рухын күтәрү өчен, концертлар да куйганнар, Сабан туйларын да уздырганнар. Без бу очракта ничек кенә тырышсак та, берни үзгәртә алмыйбыз. Яхшыны уйлап, яхшыга юрарга кирәк. Халыкка да, егетләребезгә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәр чак, – ди артист. Хәтерләсәгез, Данир Сабиров иҗат төркеме белән бергә мобилизациядә катнашучы егетләргә ярдәм фондына акчалата ярдәм күчереп, носилкалар тегүдә катнашканнар иде.

Кирәк кенә түгел, бик кирәк

Кыш Бабай Актанышта яшәүче 4 яшьлек Ясминәнең иң зур хыялын чынга ашырган инде. Ике атна хәбәре булмаган, мобилизациягә эләккән әтисе бу көннәрдә элемтәгә чыккан. Кызчыкның әнисе Гүзәл Шәфидуллина сүзләренә караганда, әтисе белән сөйләшкәч, Ясминәне алыштырып куйганнар диярсең – очып кына йөри, моңарчы күңелсезләнеп, гел әтисен сорап торган баланың кәефе күтәрелгән, Яңа елга да әзерләнәсе килә башлаган.

– Балаң булгач, Яңа ел кәефен теләмәсәң дә булдырырга туры килә. Сабый бу бәйрәмне көтеп ала бит. Өйне кайчан бизибез инде, дигәч, гирлянда ише кирәк-ярак алып куйдык менә. Әле күптән түгел генә районда, зурлап, Әниләр көнен уздырдылар. Анда мобилизациягә эләгүчеләрнең гаиләләрен чакырдылар. Кызым белән анда рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Мондый чаралар да, Яңа ел чаралары да кирәк кенә түгел, бик кирәк. Безгә аз булса да онытылырга, күңелне күтәрергә ярдәм итә алар, – ди әңгәмәдәшем.

Гүзәл Шәфидуллинаның фикерен республиканың бер районындагы балалар бакчасында эшләүче тәрбияче дә куәтләде. Билгеле сәбәпләр аркасында, исемен күрсәтмәвебезне үтенде ул. Тәрбияче сүзләренә караганда, аларның төркемендәге 6 яшьлек кызга вакытыннан алда «картаерга» туры килгән. Әтисе махсус операциягә киткәч, тулысынча үзгәргән ул.

– Баланы алыштырып куйганнар диярсең. Әтисе киткәч, бик нык борчылды, боекты, безнең белән дә гел шул турыда гына сөйләште. Утырып елап алган чаклары да күп булды. Сабыйга карап үзәгебез өзелә инде. Үзебезчә тынычландырырга тырыштык, әтиең кайта дип әйтә килдек. Ходай рәхмәте, берничә көн элек баланың әтисе хәл белергә кайтып китте. Бик күп күчтәнәч, бүләкләр белән кайткан. Ул көнне кызыбыз бакчага кош тоткандай килеп керде. Әле дә сөенеп йөри. Шул балага авырлык килмәсен дип, 23 февральне дә, «әти» сүзен телгә алмыйча, үзебезнең малайлар арасында эстафета рәвешендә генә уздырырга дип уйлаштык. Яңа ел бәйрәмен исә елдагыча матур итеп, җиренә җиткереп үткәрәчәкбез, – дип сөйләде тәрбияче.

Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбендә озак еллар буе балаларга белем бирүче Гөлназ Гәрәева да балаларны Яңа ел бәйрәменнән мәхрүм итмәү яклы.

– Сабый балалар Кыш бабай бүләге көтә, Яңа ел тамашасында катнашу теләге белән яна. Шулай булгач, бәйрәмнәрне алар өчен булса да уздыру кирәк. Артык пафоссыз, артык чыгымнарсыз. Бигрәк тә әтиләре мобилизациядә, хәрби операциядә булган балаларны сөендерергә кирәк. Аларның болай да күңеле китек, әтиләрен юксыналар. Әйе, быел инде ни дисәк тә, бер борчусыз, гамьсез бәйрәм итү булмаячак. Көн саен энәдә утыргандай, балаларының исәнлеген теләүче әти-әниләр, тормыш иптәше имин була күрсен дип куркып торучы яшь ханымнар өчен генә түгел, илдәге һәркем өчен борчулы көннәр бит. Аллаһы Тәгалә илләргә иминлек насыйп итсен, – ди ул.

Яшәү мәгънәсен эзлиләр

Илдә өлешчә мобилизация башлану белән Россиядә психолог һәм психотерапевтларга мөрәҗәгать итүчеләр саны өч тапкыр (!) диярлек арткан. Мондый хәл хәтта махсус операция игълан ителгән чорда да күзәтелмәгән. Соңгы арада психолог Чулпан Нигъмәтҗановага да ярдәм сорап килүчеләр күбәйгән.

Кеше иң беренче чиратта курку хисеннән арынырга теләп мөрәҗәгать итә, тормыш мәгънәсен югалтудан зарланучылар да, хәзерге вазгыять йогынтысында депрессиягә бирелүчеләр дә шактый икән.

– Моңа, иң беренче чиратта, илдә барган вакыйгалар йогынты ясады. Кешелек югалып калды, җәмгыятьтә курку хисе көчле, иртәгәсе көнгә ышаныч булмау да эзсез югалмый. Өстәвенә, ноябрь аенда кеше психикасы өчен авыр чор башланды. Хәзер күпләрнең балачакта алган күңел яралары да яңара. Аннары соңгы арада психологларга йөрү модага да әверелеп бара бит. Мөрәҗәгать итүчеләр саны артуга күпмедер дәрәҗәдә әнә шул да сәбәпче, – ди белгеч.

Чулпан Нигъмәтҗанова фикеренчә, бүген кешелек зур үзгәрешләр кичерә. Махсус операция, өлешчә мобилизация аркасында кешенең бик күп нәрсәгә карашы үзгәрде. Бу вакыйгалар күпләрне бүгенге тормышыннан тәм табарга, янәшәдәге якын кешеләренең, моңарчы игътибардан читтә калган әйберләрнең кадерен белергә өйрәтте. Тәҗрибәле психолог шушы авыр чорны лаеклы рәвештә уздыру өчен берничә киңәш тә бирде.

– Танылган Австрия табиб-психотерапевты Виктор Франклның канатлы гыйбарәсе бар. «Иң беренчеләрдән булып, тиздән бар да бетәчәк, дип ышанучылар сынды. Аннары моның берәр кайчан бетәчәгенә ышанмаган кешеләр биреште. Бернәрсә дә көтмичә, үз тормышы белән мәшгуль булганнар гына исән калды», – ди ул. Шуңа күрә бүгенгедәй кризис чорында үзеңне кулга алу бик мөһим. Хыял-максатларыңны чынга ашырып яшәүдән туктамаска кирәк. Ник дигәндә, мондый чорда җәмгыятьтәге киренкелек шул дәрәҗәдә көчле була ки, кеше хәтта үзе дә сизмәстән күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Яшәү мәгънәсен югалтудан да куркынычрак нәрсә юк. Тискәре уйлар кешене үтерә, төрле чирләр китереп чыгара. Шуңа күрә һәрчак якты уйлар белән, гел хәрәкәттә, нәрсә белән булса да мәшгуль булып яшәргә кирәк.

Кочакка алу да – дәва

Килеп туган вазгыятьтә балаларның психик халәтен саклау, Яңа елның сабыйлар тормышында тоткан урыны турында педагог-психолог, балалар психологы Регина Фәхрисламова белән сөйләштек.

– Регина Энзэльевна, без Яңа ел рухына мохтаҗмы?

– Иң могжизалы бәйрәм бу. Бигрәк тә балалар өчен. Бүгенге вазгыятьтә аеруча тансык һәм кирәк ул. Яңа ел алды шаукымы, бәйрәм алды ыгы-зыгысы, бәйрәм чаралары тормышыбыздагы киеренкелекне аз булса да киметер иде. Кеше ахыргача алҗып, эштән чыгып бетмәсен өчен, тормыштагы авыр чорда вакытлыча булса да иркен суларга мөмкинлек биргән чаралар да булырга тиеш. Аларны артык зурдан купмыйча, акчаны янга калдырып, күңел өчен генә үткәрергә дә мөмкин бит.

– Яшерен-батырын түгел, ил-көндәге вакыйгалар аркасында, үз-үзеңне кулда тоту, тынычлык саклау бик кыен. Яныбыздагы балалар боларның барысын да күреп, сизеп тора. Мондый шартларда аларның психикасын ничек сакларга?

– Дөрестән дә, балалар бар нәрсәне губка кебек сендерә. Бала кечерәк булган саен, аның кәефе ата-анага шулкадәр бәйлерәк. Шуңа күрә баланың ныгымаган психикасын саклауны үзеңнән башларга кирәк. Ни өчен шулай уйлавыгызны, эшләвегезне анализлап, башка хаталар ясамас өчен, үзегез өчен нәтижәләр чыгарыгыз. Әгәр дөньядагы, илдәге куркыныч турыдан-туры сезгә, сезнең якыннарыгызга янамый икән, начар хәбәрләр житкереп торучы тискәре мәгълүмат чараларыннан (социаль челтәрләр, гайбәт һ.б.) ерак торыгыз. Балаларыгызны да шулардан саклагыз. Дөрес, без тормышыбызны бөтен начар, тетрәндергеч әйбердән чистартып бетерә алмыйбыз. Вакыты ул түгел. Күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлар да еш булачак. Иң мөһиме шул:  ул озакка сузылмасын һәм даими күренешкә әверелмәсен. Ул очракта инде кичекмәстән психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моңа психологның гына көче җитми.

– Балага әтисенең махсус операциягә китүен ничек аңлатырга?

– Булдыра алган кадәр дөресен сөйләргә кирәк. Чынбарлыкны бозып күрсәтүдән файда юк. Дөрес, монда баланың яшен дә исәпкә алырга кирәк. Әгәр бала бакча яшендә икән, аңа: «Әтиең – безнең яклаучыбыз, безнең герой, ул безне начар кешеләрдән сакларга китте», – дип әйтергә мөмкин. Иң мөһиме, бала әнисенең, якыннарының юкка гына борчылмавын белергә тиеш. Сез кичергән хисләрне ул да кичерә бит. Кешелекнең ни өчен бәргәләнүен аңламаса, анда невроз, психосоматикага бәйле авырулар пәйда булырга мөмкин. Мәктәптә, өлкән сыйныфта укучы балалар белән бу очракта зурларча сөйләшеп, вазгыятьнең асылын ничек бар – шулай җиткерергә кирәк. Боларны сөйләгәч, бала кызып китәргә, үпкәләргә, ярсырга мөмкин. Бу – нормаль күренеш. Аны тыярга кирәкми. Вакытында чыгарылмаган хис-тойгылар киләчәктә шикәр чире, йөрәк чире, аллергия, хәтта яман шеш кебек җитди авырулар рәвешендә бәреп чыгарга мөмкин.

– Соңгы арада, әтисе махсус операциягә киткәч, бала үзгәрде, боекты, үз эченә бикләнде ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Андый хәлдәге балага ничек ярдәм итәргә? Баладагы тагын нинди билгеләр сагайтырга тиеш?

– Мондый хәл күзәтелә икән, димәк әтисенең мобилизациягә эләгүе балага бик зур психологик яра салган дигән сүз. Андый хәлдә бала уеннан тәм тапмаска, көчсезләнергә, элегрәк җиңеллек белән башкарган эшләрне дә авырдан эшли башларга, кирәк чакта да ярдәм сорамый торганга әверелергә мөмкин. Баланың аз хәрәкәтләнүе, тынгысыз йоклавы, өстән-өстән генә сулавы да шик уятырга тиеш. Монда, һичшиксез, балалар психологына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балага җылы сүзегезне кызганмагыз. «Мин – синең янда», «курыкма, бар да яхшы» кебек сүзләрне ешрак кабатлагыз. Әнинең җылы кочагы да – иң яхшы дәва.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү