Казан-Оренбург трассасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән

Казан-Оренбург трассасының 38 нче чакрымында, Лаеш районы янында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта яза.

31 яшьлек Тойота Прадо йөртүчесе каршы як полосага чыгып, KIA Sportageка бәрелә. Аның белән  80 яшьлек пенсионер идарә иткән була.

KIA Sportage пассажирлары: 33 яшьлек ир һәм 75 яшьлек хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән.


Фикер өстәү