Казанда 33 яшьлек хатын-кыз рак сәбәпле аналык муенсасыннан мәхрүм калганнан соң бала тапкан

Татарстанда 33 яшьлек хатын-кыз рак сәбәпле аналык муенсасы алынганнан соң бала табуга ирешкән. Республикада тәүге шундый очрак бу. Биредә сүз шәһәрнең 7нче хастаханәсе хирург-онкологы Наил Габитовның пациенты турында бара.

Хирург аңлатып үткәнчә, 2019 елда ханымга “аналык муенсасында яман шеш” диагнозы куелган. Операция ясап, аналык муенсасын, очада лимфатик төеннәрне кисеп алганнар.
“Аналык җиңсәсендә яман шеш буенча үткәрелә торган операциядә иң мөһиме– күкәйлекләрне, аналыкны саклап калу. Без моңа ирештек. Күптән түгел генә ханымның, йөккә узып, сау-сәламәт малай табуын ишеттек. Хәзер ул икенчегә йөкле”, – дип сөйләп үткән Габитов.

Аның әйтүенчә, Татарстанда моңа кадәр дә мондый операцияләр ясалган. Ләкин операциядән соң йөккә узу очрагы булмаган.


Фикер өстәү