25 ноябрь көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

87 ел элек (1935) СССР Үзәк Башкарма комитеты карары белән «Почет билгесе» ордены гамәлгә куела.

Орден белән эшчеләр, колхозчылар, укытучылар, табиблар, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар, хәтта студентлар белән мәктәп балалары да бүләкләнә. Аның  беренчесе 1935 елның декабрь аенда Ташкент өлкәсендәге «Батыр» колхозы рәисе Артыкбай Тиллябаевка тапшырыла. Бу бүләкнең үзенчәлеге шунда: аны фидакарь хезмәт өчен берничә тапкыр тапшырырга мөмкин. Шул сәбәпле исемлектә 3-4 әр тапкыр бүләкләнүчеләр дә күп. Ленинабад өлкә башкарма комитеты рәисе Мастур Авезов «Почет билгесе» ордены белән 5 тапкыр бүләкләнә.

1988 елның августында «Почет билгесе»  Почет Ордены дип исемләнә.

 

Россия хәрби тынычлык урнаштыручылар көне.

Россия Федерациясе Президенты указы белән 2016 елның 1 августында гамәлгә кертелә. Бу көн очраклы гына сайланмый. 1973 елның 25 ноябрендә безнең гаскәрләр Гарәбстан-Израиль конфликты вакытында беренче тапкыр БМОның тынычлык урнаштыручылар операциясендә катнаша.

Бүген БМОның тынычлык урнаштыручы көчләре составына Россиядән 60 хәрби күзәтүче керә. Илебезнең хәрби тынычлык урнаштыручылары Босния, Герцеговина, Косово, Көньяк Осетия, Абхазия, Приднестровье, Таҗикстан, Судан, Сьерра-Леона, Үзәк Африка Республикасы, Чад, Либерия, Ангола кебек илләрдә булды. Бүген Таулы Карабахта үз вазыйфаларын үтиләр.

 

Менә шундый парадокс!

Бүген «Кара җомга» көне. Бөтен дөньяда ташламалы сатулар башлана. Бу традиция АКШта XIX гасырда барлыкка килә, ә «Кара җомга» исеме  1966 елда бирелә. Хәзер мондый сатулар барлык илләрдә дә бар.

Әмма бүген Бөтендөнья сатып алулардан баш тарту көне дә. Бу халыкара акция Канадада 1992 елда артык куллануга каршы протест буларак туган. Бу көнне теләсә нинди товарлар сатып алудан баш тартырга була.

Хәер, ташламалы сатулар бер көн генә булмый, гадәттә. Алыргамы, алмаскамы?!Монысын инде үзегез уйлагыз!

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү