1 август тарихта ниләр белән хәтердә калды?

1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия хәрбиләрен искә алу көне

Бу истәлекле көн 2012 елның 30 декабрендә Россия Законы белән гамәлгә куела. Беренче Бөтендөнья сугышы дөнья күләмендәге конфликтка әйләнә. Бу сугышка ул вакытта бәйсез дип саналган 59 дәүләтнең 38е җәлеп ителә. Бәрелеш Европа, Азия, Африка  континентларына җәелә. Дүрт ел эчендә 10 млн солдат, 12 млн гади халык һәлак була. Аның нәтиҗәсе булып Россия, Австро-Венгрия, Германия һәм Османия империяләре җимерелә. 1919 елның 28 июнендә Германия Версаль тынычлык килешүенә кул куя. Бу – Беренче бөтендөнья сугышының рәсми төстә төгәлләнүе була.

Россия Федерациясе Кораллы көчләренең тыл көне

1998 елның 7 маенда Россия Оборона министрлыгы тарафыннан гамәлгә куела. 1941 елның 1 августында СССР Оборонасы халык комиссары Иосиф Сталин тарафыннан бу хакта приказга кул куела. Бүген тылдагы матди-техник яктан тәэмин итү системасы Кораллы көчләрнең аерылгысыз өлеше булып тора.

Бөтенроссия инкассаторлар көне

1939 елның 1 августында СССР Дәүләт банкы идарәсе рәисе фәрманы белән СССР Дәүләт банкы каршында инкассация хезмәте оештырыла. 1917 елга кадәр безнең илдә мондый хезмәтләр бөтенләй булмый. Дәүләт байлыгын хәрби командалар, дәүләт почталары, фельдъегер хезмәте саклый. Шәхси байлыкны саклау  тулысы белән банклар карамагында була. Инкыйлабтан соң фельдъегер элемтә хезмәте эшли башлый, 1939 елда инкассация хезмәте оештырыла.

Күргәзмә

83 ел элек (1939) Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачыла. 136 гектар җирдә 250 дә артык артык корылма һәм павильон төзелә. Төньяк өлешендә Вера Мухинаның «Эшче һәм колхозчы хатын-кыз» дип аталган һәйкәле куела. Бөек Ватан сугышы вакытында күргәзмәнең экспонатларын эвакуациялиләр. Ул яңадан 1954 елның 1 августында ачыла. 1989 елда Бөтенсоюз күргәзмә үзәгенә әверелә. 1992 елда Бөтенроссия дип үзгәртелә. Бүген ул 317 гектар җирдә урнашкан, дөньядагы 50 зур күргәзмә үзәкләренең берсе булып санала. Монда ел саен 100 дән артык экспозиция күрсәтелеп, 70 тән артык ил катнаша. Аны ел саен 20 млн нан артык кеше карый.

«Алтын йолдыз»

83 ел элек (1939) Советлар Союзы Геройларын бүләкләү өчен СССР Югары Совет Президиумы Указы белән «Алтын Йолдыз» медале гамәлгә куела. Башта ул «Советлар Союзы Герое» дип йөртелә, аннан «Алтын Йолдыз» дип үзгәртелә. 1992 елга кадәр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнарга, бүген Россия Геройларына бирелә.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү