2 февраль тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясендә Хәрби Дан көне

1995 елның 13 мартында кабул ителгән «Россиянең Хәрби Дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләп үтелә.

1943 елда совет гаскәрләре Сталинград сугышында немец илбасарларын тар-мар итә. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана. Шәһәр 200 көн һәм төн утка тотыла. Сугыш 100 кв км мәйданга җәелә. Хәрби хәрәкәтләрнең төрле этапларында 2,1 млн кеше катнаша. Совет гаскәрләре немец армиясенең төп көчләрен юк итә. Германиядә беренче тапкыр траур игълан ителә.Бу җиңү совет гаскәрләре өчен тамырдан борылыш була. Сталинград сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 55 часть орден белән бүләкләнә, 213енә Гвардия исеме бирелә, 46 сы мактаулы исемнәргә лаек була. “Сталинградны саклаган өчен” медале белән 750 меңнән артык кеше бүләкләнә.

Бөтендөнья су-сазлык биләмәләре көне

Бу көнне 1971 елда Ирандагы Рамсар шәһәрендә Су-сазлык биләмәләре турындагы конвенциягә кул куела. Ул Рамсар конвенциясе дип тә атала. 1997 елдан бирле билгеләп үтелгән бу көн планетабызның иминлеген кайгырту йөзеннән кертелә.

Партизаннарга – медаль

79 ел элек СССР Югары Совет Президиумы «Ватан сугышы партизанына» медален гамәлгә куя. Беренче шундый медаль белән Калуга өлкәсендә хәрәкәт итүче «Передовой» партизаннар отряды командиры Ефим Осипенкога бирелә. Мондый бүләк белән барлыгы 127 мең кеше бүләкләнә.

Эшче факультет

103 ел элек (1919) Мәскәүдәге Коммерция институтында ( бүген Г.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты) СССР да беренче эшче факультет ачыла.

1917 елгы Отктябрь революциясеннән соң, белем алу турында документы булмаса да, югары уку йортларына теләгән һәр кеше керә ала. Бу исә бернинди әзерлексез эшче-крестьяннарның күбәюенә китерә. Шуңа күрә кайбер вузларда 1919 елдан эшче факультетлар ачыла. Рабфакларны рәсмиләштерү турында декрет 1920 елның сентябрендә кабул ителә.

Курсларга 18 яштән өлкәнрәк  эшче һәм крестьяннар юллама нигезендә килә. Уку срогы 1-2 ел була. Чыгарылыш укучылары вузга имтихансыз кабул ителә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү