Программага гаилә белән бергәләп карау өчен «Бака-патшабикә/Царевна-лягушка», «Бака-патшабикә 2/Царевна-лягушка 2» һәм «Минем бабам/Мой дед» фильмнары кертелгән.
Чәршәмбе көнне, 11 ноябрьдә, 15:30 сәгатьтә тамашачылар «Бака-патшабикә»нең беренче кисәген карый ала. Картинаның эчтәлегенә килгәндә, хәзерге Мәскәү паркында җәйге кинотеатрда фильмнар карарга яратучы бер бака яши. Бервакыт аңа укны тотып гүзәл кызга әйләнгән бака турындагы совет мультфильмын карарга туры килә. Әлеге вакыйга белән илһамланган бака үзе белән дә мондый хәл була ала дип саный.
Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә фильмның дәвамы күрсәтелә. «Бака-патшабикә 2» картинасында борынгы явыз рух Василисаны урлап алып китә. Иван, аның сеңлесе Варя һәм аларның дуслары тылсымлы Тмутаракан патшалыгына кызны эзләргә дип юлга кузгала. Сәяхәт вакытында дуслар могҗизалар белән очраша, зур сынаулар аша уза, аларның чын мәхәббәте сынала.
Чәршәмбе көнне, 18 ноябрьдә, 17:00 сәгатьтә тамашачылар хозурына «Минем бабам» драмасы тәкъдим ителә. Җитди авариядән соң кечкенә Ваня сөйләшә алмый һәм көчле тавышлардан курка торган булып кала. Аның бабасы Василий Савельич, оныгына ярдәм итәргә ниятләп, Ваня белән бергә галәмнән атылган ташны эзләргә чыгып китә. Алар әлеге таш малайга куркуын җиңәргә ярдәм итәр, дип өметләнә.
Кинолар Каюм Насыйри урамы, 38 адресы буенча күрсәтелә, дип хәбәр итә Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясе.
Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез