Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия»

Халыклар бердәмлеге көне - буыннар дәвамчанлыгы, туган илебез тарихына хөрмәт, гражданнарыбызның бердәмлеге символы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала - концертында белдерде.

Рөстәм Миңнеханов: «Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия»
Фото: tatarstan.ru

Тантаналы чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Ул Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды. Анда шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Россия халыклары бердәмлеге елында Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия. Әлбәттә, безнең берләшүебез заманча шартларда аеруча кыйммәтле һәм әһәмиятле, без Россия җәмгыятенә бүлгәләнеш кертү омтылышларының көчәюен күрәбез. Һәм бүген МХО зонасында төрле милләт һәм дин сугышчылары илкүләм иминлекне тәэмин итү бурычларын үти", - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гуманитар ярдәм җыюны һәм тапшыруны оештыручы меңләгән татарстанлылар безнең яклаучыларга һәм аларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтә. Милли-мәдәни дини оешмалар бу изге эшкә зур өлеш кертәләр. Республика Рәисе аларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: tatarstan.ru

"Җәмгыятебезнең тотрыклылыгын, димәк, иминлеген саклауда җәмәгатьчеләрнең, энтузиастларның, дәүләт органнарының һәм җирле үзидарәнең, традицион конфессияләребез вәкилләренең, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелекнең, мәдәният эшлеклеләренең үзара хезмәттәшлеге һәм ярдәме мөһим роль уйный. Без бергәләп дәүләт программаларын гамәлгә ашырабыз, иҗат коллективларын, этномәдәни өлкә учреждениеләре челтәрен үстерәбез, талантлы яшьләргә ярдәм итәбез, яңа социаль әһәмиятле проектлар булдырабыз. Болар барысы да традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Традиция буенча Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Татарстан – безнең йортыбыз» этномәдәни фестиваленә йомгак ясала. Ул безнең барыбыз өчен дә тамырларыбызга хөрмәт һәм яратуның мөһимлеген раслады, диде республика Рәисе. Ул чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга туган мәдәниятне саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

Фото: tatarstan.ru

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстанның 10 иҗат коллективы ТР Рәисе исеменнән сертификатлар алды.

Белешмә өчен:

«Татарстан – безнең йортыбыз»республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм бер-берсен рухи яктан баету максатында үткәрелә. ТР Рәисе кушуы буенча 2014 елдан гала-концерт Халыклар бердәмлеге көне кысаларында үткәрелә.

2026 елда фестиваль төрле милләтләрдән булган 4 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Сайлап алу этаплары 3 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр җиде зонада – Нурлат, Арча, Буа, Казан, Менделеевск, Сарман һәм Лениногорск районнарында узды. Фестиваль республиканың барлык муниципаль районнары коллективларын колачлады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре