Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең төп мәчете «Истикляль»дә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Джакартада «Истикляль» мәчетендә булды һәм Russian Space & Library Россия мәдәни-агарту киңлеген ачуда катнашты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте.

«Истикляль» мәчете – Индонезиянең төп һәм иң зур мәчете, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң зурысы. Ул илнең 1949 елда Нидерландлардан бәйсезлек алуы хөрмәтенә төзелгән; «Истикляль» исеме гарәп теленнән килеп чыккан һәм «Бәйсезлек» дип тәрҗемә ителә.

«Мәчет гаять зур һәм гадәти булмаган архитектурасы белән аерылып тора. Аның төп гөмбәзе 45 метр диаметрлы һәм 12 массив колоннага таяна. Эчтә берничә ярус балкон белән уратып алынган иркен гыйбадәт залы бар. Интерьер тыйнак стильдә эшләнгән: биредә артык бизәкләр юк диярлек, ә төп игътибар ислам каллиграфиясенең геометрик формаларына һәм элементларына бирелә», – диелә хәбәрдә.

Мәчет бер үк вакытта 120 меңнән артык кешене сыйдыра ала. Ул намаз уку урыны гына түгел, монда өлкәннәр, яшьләр һәм балалар өчен лекцияләр, күргәзмәләр, семинарлар һәм төрле мәдәни чаралар да уздырыла.

«Истикляль»дә кайбер чит илләрнең, шул исәптән Россиянең мәдәни-агарту пространстволары эшли. Россия мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Russian Space & Library Россия мәдәни-агарту киңлеге булдырылды. Аны ачуда бүген Миңнеханов катнашты.

Проектның максаты – Индонезия аудиториясенә Россиянең мәдәни, тарихи һәм рухи мирасын тәкъдим итү, илдә ислам тарихы турында сөйләү, шулай ук Россия белән Индонезия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек традицияләрен ныгыту.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре