Яңа стандартның төп үзенчәлеге — суның бактериологик куркынычсызлыгын тикшерүдә заманча ысулларны кертү. Хәзерге таләпләргә туры китереп, су эчәк таякчыклары төркеме бактерияләренә, күксел-яшел таякчыкка (Pseudomonas aeruginosa) һәм туфрак яки агым сулардан пычрануны күрсәтә торган микроорганизмнарга тикшереләчәк.
Күксел-яшел таякчык суда үрчеп, кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырга сәләтле, шуңа күрә бу күрсәткечләр аеруча мөһим санала. Росстандарт белгечләре билгеләп үткәнчә, бу микроорганизмнарның теләсә кайсын ачыклау мөһим, шуңа күрә аларны даими микробиологик контрольдә тоту – кулланучылар сәламәтлеген яклауның мөһим чарасы .
Яңа ГОСТ күп төрле су продукциясенә кагыла: шешәләрдәге эчә торган су (табигый минераль, дәвалау суларын кертеп), балалар туклануы өчен су, катнаштырылган һәм эшкәртелгән су, табигый эчә торган су, ясалма минеральләштерелгән су, шулай ук алкогольле һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү өчен кулланыла торган су һәм боз.
Лабораторияләр һәм су җитештерүчеләр өчен яңа стандартка күчү яңартылган анализ методикаларын үзләштерүне таләп итәчәк. Бу тикшерүләрнең төгәллеген һәм нәтиҗәләрнең чагыштырмалылыгын арттырачак дип көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез