Фәрит Мөхәммәтшин «Россия — Африка» халыкара парламент конференциясе эшендә катнашты

Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, Азия һәм Африка халыклары белән хезмәттәшлек һәм теләктәшлек комитетының попечительләр советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Африка күпполярлы дөньяда» Икенче халыкара парламент конференциясе утырышында катнашты. Чара Мәскәүдә узды.

Конференцияне Дәүләт Думасы оештырган. Анда Африканың күпчелек илләреннән 40тан артык рәсми делегация, Россия һәм Африка илләренең фән-мәгариф өлкәсе вәкилләре, белгечләр, Россия сенаторлары, Дума депутатлары катнаша. Конференциядә күпполярлы мөнәсәбәтләр барлыкка килү шартларында Африка илләре белән парламентара хезмәттәшлекне ныгыту, икътисадта, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хокукый мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре карала.

Конференциядә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. «Россиянең Африка белән хезмәттәшлеге яңа биеклеккә чыгып килә, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Безнең ил Африка дәүләтләре белән үзара мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирә һәм алга таба да шулай булачак. Бу – Россия тышкы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип әйтү һич тә күпертү булмаячак».

Президент билгеләп үткәнчә, Африка дәүләтләре дөнья эшләрендә тоткан урыннарын даими ныгытып, икътисад һәм сәясәттә үзләре турында торган саен ышанычлырак белдереп килә. Һичшиксез, Африка күпполярлы дөньяда лидерларның берсенә әйләнәчәк. Моның өчен барлык алшартлар бар, дигән фикердә Владимир Путин.

Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Африка» конференциясе кысасында Африка илләре делегацияләре җитәкчеләре белән очрашулар уздырды. Ул, форсаттан файдаланып, Африка дәүләтләре вәкилләрен быел май аенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023» Халыкара икътисад форумында катнашырга чакырды.


Фикер өстәү