Казанлылар ярминкәләрнең кайда уздырылуы, эш сәгатьләре, товарлар ассортименты турында «кайнар линия» аша белешә ала

Казанда язның беренче ярминкәсендә барлыгы 54 миллион сумлык товар сатылган. Шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов әйтүенчә, шимбә ярминкәләрендә кибеттәгедән арзанрак бәядән фермер продукциясе юнәтергә мөмкин. Аларда яшелчә, ит, хуҗалык өчен кирәк-ярак сатыла.

Ярминкәләр Казанда 15 урында үткәрелә. Казанда яшәүчеләр ярминкә уздыру урыны, эш сәгатьләре, товарлар ассортименты турында «кайнар линия» телефоны ((843)223-27-82) аша белешә ала. Башкалабызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 22 апрельгә кадәр һәр шимбә саен үткәреләчәк.

 


Фикер өстәү