Республикада тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын 4 мең фермер җитештерә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кече хуҗалык рәвешләре продукциясен сатуны оештыру турында сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүген республикада тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек 4 мең фермер һәм 417 мең шәхси ярдәмче хуҗалык җитештерә. Фермер продукциясен сатуның бер юнәлеше булып товар җитештерүчеләрнең эре сәүдә челтәрләре белән үзара бәйләнеше тора.

Икенче юнәлеш — электрон платформаларда фермер хуҗалыклары продукциясен урнаштыру. Мәсәлән, 2020 елдан бирле «Фермер йорты» платформасы эшли, анда 40тан артык сатучы теркәлгән. Шулай ук «Туган як» цифрлы платформасы уңышлы эшли. 30 минут эчендә фермерлар витрина, продукция каталогы булдыра, заказларны түләү һәм китерү ысулларын җайга сала ала. Бу платформада 70 мең төрле товар белән 2 меңгә якын сатучы эшли. Барлыгы 3289 заказ үтәлгән.

«МСП» корпорациясе белән берлектә, «Фермер утраучыгы» проектын алга сөрү буенча эш алып барыла. Бу — «Кибеттә кибет» форматындагы аерым сәүдә мәйданчыгы. Казанда хәзерге вакытта 2 сәүдә мәйданчыгы эшли, аларда республиканың 30 фермеры продукциясе тәкъдим ителгән.

Кече хуҗалыкларга, бигрәк тә шәхси ярдәмче һәм башлангыч фермерларга продукцияне сатуда авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ярдәм итә. Мәсәлән, Кайбыч районындагы «Йолдыз» кооперативы ит продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә. Модульле ит эшкәртү заводының куәте тәүлегенә 500 кг тәшкил итә. Продукция район кибетләре аша һәм Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла. Кооперативның барлык продукциясе сертификатланган, шул исәптән «Хәләл» стандарты буенча. Кооператив әгъзалары саны 336 берәмлеккә җитә.

Лаеш районының «Кәүсәр» һәм «Заготовитель» кооперативлары Үзбәкстанга, Казахстанга һәм Беларуська продукция җибәреп, экспорт дәрәҗәсенә чыкты. 2023 елда «Кәүсәр» 17 млн сумга яки аларның еллык кеременең 11 процентына контрактлар төзегән, ә «Заготовитель» 7 млн сумга — керемнең 15 процентына.

2023 елга республика кооперациясен үстерүгә ярдәм итү өчен 552 млн сумлык грантлар һәм субсидияләр каралган.

Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләрендә әзерлек эшчәнлегенең җитди күләмнәре күзәтелә. 2023 елда әзерлек әйләнеше 12 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, 2022 елга 10% үсеш белән. 5 ел эчендә әзерлек әйләнеше 1,6 тапкыр арткан. Системада 12 терлек чалу пункты эшли, алар халык заявкалары буенча терлекләрне ишегалдынан чыгаруны, аны чалуны, шуннан соң итне сатуны оештыралар. 2023 елда 14 мең баш мөгезле эре терлек чалынган. Тармак эшчәнлегенең иң әһәмиятле төре һәм авыл хуҗалыкларына ярдәм итүнең мөһим юнәлеше булып сөт сатып алу тора. Ел саен 177 мең тонна сөт сатып алына.

Кече хуҗалык рәвешләре продукциясен сатуның тагын бер юнәлеше — авыл хуҗалыгы ярминкәләре. Уздырылган 13 ярминкә нәтиҗәләре буенча 993 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.

Ахырда министр ветеринария иминлеге турында кыскача хәбәр итте. Бүген Россиядә бруцеллезның 279 очрагы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә Марат Җәббаров ябык эш режимына күчү кирәклеге турында белдерде. Бу персонал һәм кунаклар өчен санпропуск, транспортны эшкәртү өчен дезинфекция киртәләре, территорияләрне периметр буенча тулысынча саклау.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү