Сәрия Сабурская татарстанлыларны Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлады

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы, cезне Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә, нәкъ менә шушы көнне 1948 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы мөһим халыкара документны – Кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул итә. Быел имзалануына 75 ел тулу билгеләп үтелә торган әлеге тарихи документ, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен төп хокук яклау ориентиры булып кала. Декларациянең нигезләмәләре теләсә кайсы дәүләтнең хокукый системасын үстерү өчен ныклы нигез булып тора. Мәсәлән, беренче декларациянең маддәсе нормалары һәр кешенең иреген һәм тигезлеген игълан итә.

Бүген безнең илдә дәүләт хокук яклау институты актив үсеш ала, законнар камилләштерелә, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре гарантияләре арта. Шул ук вакытта без кеше хокукларын яклау тагын да зуррак әһәмияткә ия булган авыр вакытта яшибез. Быел, узган елдагы кебек үк, безнең алда торган күп кенә бурычлар «беренче дәрәҗә» статусына ия булды. Аларның берсе – әлбәттә, Ватаннан читтә катлаулы хәлләрдә булган илебез хәрбиләре һәм гражданнары хокукларын яклау. Бүгенге вазгыятьтә кеше хокукларын яклауга, шәхеснең хокукый культурасын тәрбияләүгә зур игътибар бирү аеруча мөһим. Бу эштә дәүләт һәм бөтен гражданлык җәмгыяте тырышлыкларын берләштерү кирәк. Без Татарстан Республикасында эшебезне нәкъ менә шулай оештырырга омтылабыз. Татарстан Республикасы Конституциясендә – шәхеснең хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итү, гражданнар теләктәшлеге принципларына нигезләнгән төп Законда: «Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре зур байлык булып тора. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау – Татарстан Республикасының бурычы», – диелгән. Республиканың уңышлы үсешенең нигезе булып, икътисадый һәм социаль өлкәләрдә эзлекле сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау, этносара һәм динара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә игътибар, димәк, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм хөрмәт итү тора. Безнең уңышларыбызның һәм казанышларыбызның ышанычлы нигезе булып, алга таба конституцион кыйммәтләрне һәм нормаларны ныгыту эше тора.

Республикада яшәүчеләрне, хокук яклаучыларны һәм хезмәттәшләремне Халыкара Кеше хокуклары көне белән чын күңелдән котлыйм, республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшләүче Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә тирән рәхмәтемне белдерәм. Республикабыз гражданнарына аерым рәхмәт белдерәсем килә! Омбудсменның эшенә ярдәм итеп, үз законлы мәнфәгатьләренә һәм башка кешеләрнең хокукларына битараф булмаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Халыкара Кеше хокуклары көне безнең җәмгыятьтә һәрвакыт тынычлык һәм татулык символы булсын. Барыгызга да күңел көрлеге, сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская


Фикер өстәү