Түбән Яке авылында “Урам музее” ачылган

Мамадыш районының Түбән Яке авылында районның күренекле төбәкчесе Фоат Насыйбуллин тырышлыгы белән булдырылган музей эшли. Аны “Урам музее” дип йөртәләр. Музей директоры Фоат Насыйбуллин мәктәптә укыта. Фоат абый күп еллар буе эзләнеп, борынгы эш кораллары, тарихын барлаучы кирәк-яракларын җыя.

Фоат абый тырышлыгы белән авыл тариыхы саклана. Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган авылдашларының һәркайсы турында төнлә уятсаң да сөйләп бирә торган кеше ул. Белгәннәре сүздә генә калмасын өчен ул китаплар да чыгара. Мәктәптәге музейда немец солдатларының шәхси әйберләрен дә күрергә була. Биредә һәр экспонат кадерләп куелган. Ә алар турында Фоат абый сәгать буе да сөйли ала.

– Без үзеебезнең тамырларны белергә тиеш. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк, – ди Фоат абый.

“Урам музее”н ел әйләнәсендә күреп була. Аның витриналары пыяладан. Барлык экспонатлар да күренеп тора. Ә инде тарих белән тирәнрәк танышасы килүчеләрне мәктәп музее көтә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү