Сәрия Сабурская: «Нәфис затка эш күп кушмагыз!»

Элек хатын-кызларга,  авырлыгына карап тормыйча 456 төрле һөнәр тәкъдим ителсә, узган елдан исемлек 100гә калдырылган. Мондый кыскарту нәфис затларның сәламәтлеген кайгыртуны күздә тота. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе «Инстаграм»да уздырган «туры элемтә»дә Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шулай дип белдерде. Чарада эш урыннарында хатын-кызларның хокукларын яклау, ташламалар, гарантияләр турында сөйләштеләр.

Татарстан Профсоюзлар берлеге рәисе Елена Кузьмичева әйтүенчә, асыл затларның сәламәтлеге хезмәт шартларына бәйле. Аларга кайчак авыр хезмәтләр башкарырга, күбесенә икешәр смена эшләргә туры килә. Өйгә кайткач та тик торасы түгел. Узган ел җитештерү тармагында 29 хатын-кыз авыр җәрәхәт алса, шуның бишесенең гомерен саклый алмаганнар. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, уртача куркыныч шартларда эшләүче 147 мең хатын-кызның 34 проценты җитештерү тармагында хезмәт куя. Мәсәлән, эшкәртү, сәнәгать, файдалы казылмалар табу тармакларында.

– Хезмәт кодексы буенча эш бирүчеләр хезмәткәрләренә имин шартлар тудырырга тиеш. Безгә көмәнле хатын-кызларны эшкә алмау, медицина оешмаларына барырга вакыт бирмәү, хезмәт шартларын бозу буенча сораулар килә. Җитәкчеләр хокукларыгызны бозса, «бала көне» каралмаса, без булышырга риза, – диде Елена Кузьмичева.

Сәрия Сабурская белдергәнчә, кешенең кайда һәм күпме эшләвеннән гаиләсенең киләчәге тора. Хатын-кызның хокукларын бозган өчен, законда җаваплылык каралган, шулай ук аналар, балаларны яклау буенча өстәмә гарантияләр билгеләнгән. Бу бигрәк тә йөкле, 1,5–3 яшькә кадәрге балалары булган аналарга кагыла. Әйтик, көмәнле хатын-кызларның җиңел эшкә күчәргә, ял алырга хакы бар. Инвалид бала тәрбияләүчеләр пенсиягә иртәрәк китә ала. Авылда яшәүче хатын-кызлар да өстенлекләргә ия. Алар аена бер тапкыр өстәмә ял көне алырга мөмкин. Тик монда хезмәт хакы сакланмый.  «Атнасына эш вакытын 36 сәгатьтән дә артык билгеләмәү һәм шул ук вакытта хезмәт хакын тулы эш атнасындагы күләмендә алуга ия, – диде Сәрия Сабурская. – Хезмәт хакларыннан акчаны законсыз тотып калу очракларын да тикшерәбез. Безгә хезмәткәрнең ризалыгын сорамыйча, эш хакыннан   коммуналь түләүләргә тотып калган өчен   чаралар күрергә туры килде. Инвалид бала тәрбияләүче ананы эшеннән азат итү очраклары да булды. Намуссыз җитәкчеләр тарафыннан хокук бозу очраклары турында тиешле органнарга җибәрәбез. Хезмәт хокукларын яклау буенча «кайнар линия»ләр оештырабыз».

Сәрия Сабурская документсыз гына эшкә урнашып, проблемаларга юлыгучыларны да мисалга китерде. Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткәндә, акча түләмәү очракларын дәлилләү авыр, шаһитлар эзләргә туры килә икән. Күптән түгел идарәче компаниядә кар көрәп, атнага бик аз акча алган кыз мөрәҗәгать иткән. «Соры базар»га, «кара хезмәт» хакына юл  куймас  өчен рәсми эшкә урнашыгыз. Хатын-кызлар үз хокукларын белергә тиеш», – диде Сәрия Сабурская.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү