Ни өчен Татарстан фермерлары интернет сәүдәгә кушылырга ашыкмый — «ВТ» ачыклады

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да электрон сәүдә үсә. Узган ел, мәсәлән, маркетплейсларда теркәлгән республика кибетләренең саны җиде тапкыр арткан. Тик алар арасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче фермерлар, эшмәкәрләр генә аз. Сәбәп нидә? «ВТ» хәбәрчесе электрон сәүдә мәсьәләсен өйрәнде.

 Алардан башка үсә  

АliExpress Россиянең дәүләт хакимияте органнары белән элемтә буенча вице-президенты Сергей Лебедев биш ел эчендә Россия базарының электрон сәүдәсе ел саен якынча 30 процентка үсәчәген фаразлый. Аның сүзләре буенча, соңгы 2–3 елда ул электроника сату хисабына алга киткән. «Ләкин хәзер базар үзгәрә, – дигән иде ул Икътисад министрлыгының еллык коллегиясе вакытында. – Бүген электрон сәүдә өчен никадәр ешрак сатып аласың, шуның кадәр яхшырак. Ә моңа азык-төлек һәм халык көн саен куллана торган товарлар сатып ирешергә мөмкин. Шулай ук иң күп һәм еш алына торган товарлар исемлегендә җиңел сәнәгать продукциясе дә бар. Ә бу өлкәдә Татарстан көчле».

Гомумән алганда, федераль үзәктән кала, Татарстан субъектлар арасында лидер. Соңгы елда республика маркетплейсларда теркәлгән кибетләр саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Шулай ук товарларны сату да АliExpress Россия мәйданында биш тапкыр арткан. Шунысы кызык: сату ешлыгы тугыз тапкыр арткан. Әлеге платформада 2000нән артык Татарстан сатучысы 250 меңнән артык төрдәге товар тәкъдим итә.

– Ике ел элек электрон сәүдә базары  тәэмин итеп торучы (поставщик) базары булса, ягъни игътибар сатучыга һәм җитештерүчегә бирелсә, хәзер ул сатып алучы базарына әйләнде. Пандемия моны күп тапкыр тизләтте. Без җитештерүчедән бигрәк, беренче чиратта кулланучыга якын булырга кирәклеген аңладык, – диде Сергей Лебедев.

Алга карап эш йөртүчеләр өчен әлеге мәйданда мөмкинлекләр бар кебек. Тик традицион маркетплейсларда фермерлар гына аз. Моны фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров да инкарь итми. Аның сүзләренчә, бүгенгә фермерларның 10–12 проценты гына үз товарларын интернет аша сата.  Маркетплейсларга чыкканнар тагын да азрак.

– Фермерлар гадәттә үз товарларын күпләп сату ягын карый. Моннан тыш, күпчелегенең үз сайтлары бар, андыйлар үз кулланучылары белән шәхсән эшли. Маркетплейсларга да керүчеләр бар, ләкин анда сату-алу бик сүлпән бара. Чөнки безнең халык күреп, тотып, карап алырга күнеккән. Җитештерүчеләргә дә бу мәсьәләдә өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле. Без үз ягыбыздан төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз анысы. Укулар оештырабыз. Бу очракта республикада логистик үзәкләр кирәк. Ләкин алар зур булырга тиеш түгел, чөнки андыйларда индивидуальлек бетә, – ди республиканың баш фермеры.

Сату өчен уңышлысы – социаль челтәрләр

Аның каравы авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатар өчен махсуслашкан интернет платформалар барлыкка килде. 2020 ел ахырында Россельхозбанк «Свое Фермерство» экосистемасын һәм «Свое Родное» маркетплейсын эшләтеп җибәргән иде. Бүген фермерлар арасында, үз сайт һәм социаль челтәрләреннән кала, иң популяр платформалар менә шулар. Узган ел экосистемада республиканың 400 җитештерүчесе теркәлгән, ә «Свое Родное» маркетплейсында 200дән фермер үз онлайн-киштәләрен булдырган. Цифрлы платформаларны эшләүчеләр сүзләре буенча, биредә вак фермерлар да, эре компанияләр дә үз продукцияләрен тәкъдим итә ала. Барысы да уңайлы эшләнгән. Үз товарларын сату өчен фермерларга сайтларда теркәлергә генә кирәк. Һәм бу бушлай. «Свое Родное» маркетплейсында сөт ризыкларыннан алып баллы ризыкларга кадәр сатыла.

Фермер Кадрия Лотфуллина – замана белән бер адымда атлаучы эшмәкәр. Ул үз продукциясен (аерым алганда, кош ите, ярымфабрикатлар, ысланган ризыклар) «Свое Родное» һәм «Озон Экспресс» платформалары аша сата, шулай ук ваклап сату нокталарына тарата. Болардан кала үз кибетләре бар.

– Интернет белән дуслыгыбыз 1,5 ел элек башланды. Әлеге платформаларга кергәндә бернинди дә авырлыклар булмады, чөнки Россельхозбанк бик нык ярдәм итте. Киңәшләрен бирделәр, уңайлы юлларын күрсәттеләр. Сату белән моңа кадәр дә проблема юк иде. Платформага теркәлгәч, тагын да артты. Ләкин катырылган продуктлар билгеле бер шартларда сакланырга тиеш. Бу яктан караганда, безгә маркетплейслар уңайсыз. Ләкин киләчәктә авыл хуҗалыгы продукциясен интернет киңлекләрендә күбрәк күрербез дип уйлыйм. Барлык технологияләр алга киткәндә, фермерлар гына артта кала алмас, – ди эшмәкәр ханым.

Апас районында суган һәм башка яшел тәмләткечләр үстерүче фермер Наилә Әхмәдиева да әлеге платформаларның берсендә теркәлгән. Тик аның фикеренчә, фермерлар өчен иң уңышлы юл – үз товарларын социаль челтәрләр аша сату.

– Безнең республикада фермерларның күпчелеге үз товарларын социаль челтәрләр аша сата. Иң популяр сату мәйданы ул. Моны үзебездән генә дә әйтә алабыз. Сату максатыннан түгел, үз эшебезне күрсәтеп, фото һәм видеолар ясап, интернетка куйганнан соң ук күп заказлар килә башлый. Ягъни күпчелек уңышлы фермерлар өчен шәхси брендны танытыр һәм сату өчен социаль челтәрләр – зур ярдәм, – ди Наилә Әхмәдиева.

Эшмәкәр ханым әйтүенчә, фермерларга маркетплейсларда сату авыррак, чөнки монда саклану вакыты 14 көннән күбрәк булган продуктларны гына тәкъдим итү отышлы. Он, шикәр, көнбагыш мае, төрле ярмалар кебек продукцияне сатарга була әле. Ә тиз бозыла торган продуктларны сатып алучыларга китереп бирү өчен  «Озон Экспресс» платформасы эшли. Монда бер заказ белән бөтен төрдәге ризыкларны алырга мөмкин. Шунысы уңайлы.

– Ләкин аның бер начар ягы бар: платформага продукция арадашчылар арасында үткәрелгән тендер нигезендә генә эләгә. Ә анда көндәшлек көчле һәм «Озон Экспресс»ка арзан бәядәге товар алына. Ә маркетплейсларда товарның үз бәясен кую мөмкинлеге бар. Һәм, мәсәлән, бер товарның берничә җитештерүчесен тәкъдим итәргә мөмкин. Сатып алучы алар арасыннан үзе сайлап ала. Алар шуның белән отышлы. Ләкин продукциянең саклану вакыты чикле булганга, без анда керә алмыйбыз, – ди ул.

Икенчедән, фермер фикеренчә, күпләрнең продукцияне сату белән проблемалары юк. Киресенчә, күләмнәрен арттыру белән бәйле авырлыклар бар.

– Без дә күбрәк сата алыр идек, ләкин андый мөмкинлегебез юк. Күләмне арттыру турында уйлыйбыз, тик хәзерге шартларда ничек булыр, әйтүе кыен. Арттырасы урынга, саклап калу проблемасы барлыкка килмәсә ярый инде, – ди ул.

Шул ук вакытта фермерлар «Свое Родное» платформасының да уңайсыз ягын әйтә: сатып алучыга һәр фермер белән аерым сөйләшергә туры килә, ди алар. Ягъни бер фермердан – ит, икенчесеннән – сөт, өченчесеннән яшелчә сатып алырга кирәк булачак.

– Фермерларның күпчелеге кибетләр челтәренә (бу очракта шул ук маркетплейсларга) җитәрлек күләмдә продукция тәкъдим итәргә өлгерми. Бу очракта кооперативларга кереп эшләү уңайлы. Беренчедән, пайчылар төрле продукция җитештерә, икенчедән, мәсәлән, берсенең продуктивлыгы кимеп киткәндә, икенчесе ярдәмгә килә ала, – дип саный Наилә Әхмәдиева.

Тотып карамыйча, ышанмас  

Хәер, электрон сәүдәгә, төгәлрәк әйтсәк, ит, сөт, йомырка кебек авыл хуҗалыгы продукциясен интернеттан гына заказ биреп китертергә халыкны да ияләштерәсе бар әле. Соңгы елларда биредә сатып алулар артса да, фермер продукциясенә сорау зур түгел. «ВТ»ның социаль челтәрләрендә һәм авторның «Инстаграм» сәхифәсендә уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә.

Укучыларыбызның җавапларыннан аңлашылганча, күпчелек кеше ышанычлы кешеләрдән алынган ризыкларга өстенлек бирә. Бәяләре мөһим булса да, ашаган ризыкның экологик чиста, сыйфатлы булуы тагын да зуррак роль уйный. Ә менә «тиз генә китереп бирәбез» диючеләргә артык исләре китми икән. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге ит, сөт, йомырканы авылдан алып киләбез дисә дә,  фермер товарлары сатыла торган махсус кибетләрдән, ярминкәләрдән сатып алучылар да шактый. Ә менә интернеттан заказ бирүчеләр бик аз булып чыкты. «Сирәк яки бер дә алган юк», –  дип җавап бирүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Моның сәбәбен кулланучылар интернетта тәкъдим ителгән товарларның сыйфатлы булу-булмавына ышанмау һәм ияләшмәгән булу белән аңлата.

Кыскасы, безгә авыл хуҗалыгы продукциясен интернетта сатарга да, сатып аларга да өйрәнәсе бар әле.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү