«Аңа мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый»: җирләрне максатчан файдаланмау нәрсәгә китерә?

Җир – иң зур байлыкларыбызның берсе. Тик ни өчендер Татарстанда файдаланмый торган авыл хуҗалыгы җирләре арта. Моның сәбәпләре нидә? Җирләрне максатчан файдаланмау нәрсәгә китерә? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Кадерсезләү 

Соңгы берничә көндә бу тема игътибар үзәгендә дисәк, бер дә ялгышу булмастыр. Проблема берничә министрлыкның еллык коллегиясендә дә, Министрлар Кабинетында узган киңәшмәләрдә дә кузгатылды. Четерекле мәсьәләгә карата Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз сүзен җиткерде һәм контрольне көчәйтергә кушты.

– Җиргә мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый, безнең иң зур байлыгыбыз ул. Өләшеп тә караганнар… Дөрес файдаланылса, бер хәл. Авыл хуҗалыгы җирен башта сатып алалар, аннан башка категориягә күчереп куялар да сатып җибәрәләр. Авыл хуҗалыгы җирләре эшләргә тиеш, – диде ул Росреестр һәм Кадастр палатасының Татарстан буенча идарәсенең еллык коллегиясе утырышында, районнарда җирләргә контроль җитмәүгә ишарәләп. – Җир бит ул! Мәсьәләне контрольгә алырга кирәк. Теркәлгән җирләр файдаланмый икән, димәк, иң катгый чаралар күрү сорала.

Хәер, җиргә булган мөнәсәбәт саннарда да күренә. Росреестр китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда 4 млн 600 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар. Шул ук вакытта Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе тәкъдим иткән статистика буенча, узган ел республикада 113 мең гектар кулланылмый торган җир булу ачыкланган. Бүгенгә аларның 45 мең гектары эшкәртелә башлаган.

Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренең күпчелеге Казан яки зур шәһәрләр тирәсендәге районнарга туры килә. Мәсәлән, беренче бишлеккә Югары Ослан (15844 гектар), Алабуга (13215 гектар), Лаеш (9345 гектар), Мамадыш (8752 гектар) һәм Әлмәт (8645 гектар) районнары кергән.

– Россия законнары буенча, авыл хуҗалыгы җирләре беренче чиратта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен тотылырга тиеш. Аларда ашлык яки печән үстерелә, көтү көтелә. Ә эшкәртелмәгән яки тиешле максатларда кулланылмаган җирләрне без файдаланмый торган җирләр, дибез, – дип ачыклык кертте Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең җир күзәтчелеге буенча бүлек мөдире урынбасары Илдар Хәлилов. – Хәзерге вакытта мондый җирләрнең күпчелегендә чүп үләннәр үсә. Соңгы елларда хәтта кыргый агачлар белән капланганнары да очрый.

Белгеч әйтүенчә, җирләрне тиешенә файдаланмау аңа бик зур зыян сала.

–  Җирләрне тиешенчә файдаланмау, ташландык сөрүлекләр чәчүлек мәйданнары азаюга һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кимүгә китерә. Сөрүлек җирләрне бер сезон кулланмау да җиргә зур зыян сала. Алар бик тиз арада чүп үлән, агач-куаклар белән каплана һәм туфракның уңдырышлылыгын киметә. Аны кабаттан эшкәртә башлар өчен матди һәм техник чыгымнар күбрәк кирәк булачак. Туфракны эшкәрткәндә күпчелек чүп үләннәр тизрәк орлыклана һәм участокны ныграк чүпли. Ә инде агач-куакларның тамырларын тартып чыгарганда, туфракның иң уңдырышлы өске катламына зыян килә, – ди Илдар Хәлилов.

Сәбәпләре

Ташландык җирләр үзеннән-үзе барлыкка килми бит. Алар ни сәбәпле арта? Белгеч беренче сәбәп итеп, авыл хуҗалыгы җирләре дип сатып алып, башка максатларда куллану очракларын күрсәтә. Ягъни физик яки юридик зат аны авыл хуҗалыгы җире дип рәсмиләштерә дә бизнеста куллана яки корылма төзи. Җирне сатып алып, эшкәртмәүчеләр дә күп. Андыйлар гадәттә җирнең бер категориядән икенчегә күчүен көтә икән.

Файдаланылмый торган җирләре күп булган районнар исемлегендә Питрәч тә бар. Тикшерү вакытында биредә 6585 гектар җирнең эшкәртелмәве ачыкланган. Район хакимиятенең матбугат үзәге җиткергән мәгълүматларга караганда, кулланылышта булмаган җирләрнең күпчелеге (49 проценты) элеккеге «Татфондбанк»ка карый. Закон бозучылар арасында шулай ук «Простор Инвест» идарәче компаниясе дә, «Дар Группа» җәмгыяте дә, банкротлыкка чыккан «Газовик» оешмасы да, физик затлар да бар.

– Физик затларга 26 тикшерү акты төзелде, 65 мең сум штраф салынды. Бүгенгә җирләрнең 1797 гектары әйләнешкә кертелде, – диделәр матбугат үзәгендә.

Татарстанның Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов сүзләре буенча, тикшерү вакытында авыл хуҗалыгы җирләрендә төрле объектлар (хезмәт күрсәтү өлкәсендә, сәүдә, асфальт заводы) төзелгәнлеге дә ачыклана.

– Шул ук вакытта мондый җирләрдә файдалы казылмалар чыгару буенча карьерлар ясау очраклары да күп. Гәрчә аларга рөхсәт булмаса да, – ди ул.

Мәсәлән, Азнакай районында шәхси кулларда булган авыл хуҗалыгы җирләренең берничә участогында вак таш чыгарулары билгеле булган. Шул ук вакытта җир участогының кадастр бәясе авыл хуҗалыгы өчен файдалану кебек билгеләнгән. Участокның тиешле категориягә күчерелмәве аркасында район бюджеты җир салымы буенча гына да елына 1 млн сум тирәсе акча югалткан.

– Җир участокларын файдалану буенча җирле үзидарәләргә дә шелтә бар, – ди Александр Якупов. – Мәсәлән, Балтач районында авыл хуҗалыгы участогын арендага алып тору буенча дүрт килешү төзелгән. Ләкин алар чынлыкта сәнәгать максатларында файдаланылган – бетон эшләнмәләр җитештерелгән. Бу очракта шулай ук район бюджетына акча керми калган.

Җитәкче шулай ук Актаныш районында булган хәл турында да искәртеп узды. Монда авыл халкының кирәк-ярагы өчен ком чыгара торган урынны авыл хуҗалыгы җирләре буларак рәсмиләштергән булганнар.

– Бу участокны сәнәгать җире статусына күчерергә кирәкми. Ләкин шул ук вакытта карьерның уртача тирәнлеге 10–15 метр булу ачыкланган. Ә закон буенча ул биш метрдан артып китмәскә тиеш. Моннан тыш, аның мәйданы да Экология министрлыгы билгеләгәннән артып киткән, – ди ул.

Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Владимир Плотников фикеренчә, 1990 еллардагы җир реформасыннан соң файдаланылмый торган җирләр арта гына бара. Ул вакытта күп кишәрлекләр арзан бәядән үзләштерелде, ди ул.

– Нәтиҗәдә алар яки эшкәртелми, яки бөтенләй башка максатларда кулланыла. Шуңа күрә аларны әйләнешкә кертү өчен катгый чаралар күрергә кирәк, – ди депутат. – Файдаланылмый торган җирләргә берничә тапкыр зуррак салым түләтергә кирәк. Шулай иткәндә, җир хуҗасы аны сатарга, яки эшкәртергә мәҗбүр булачак. Мондый җирләрне киметү янгын очракларын да азайтыр иде. Чүп үләннәр бик әйбәт яна. Җиргә ашлык чәчелсә, мондый проблема булмас иде.

Җаваплылык

Билгеле булганча, әгәр моңа кадәр авыл хуҗалыгы җирләренең максатчан файдаланылмавын исбатлау һәм әйләнешкә кертеп җибәрү өчен 5–6 ел таләп ителсә, хәзер бу эш тизрәк башкарыла. Узган атнада Россиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе коллегиясендә катнашты. Журналистлар белән аралашканда ул: «Без бөтен җирнең дә әйләнештә булырга тиешлеген аңлыйбыз», – дип белдерде.

– Шул максатлардан «Авыл хуҗалыгы җирләрен рәсмиләштерү» программасы кабул ителде. Җирне рәсмиләштерү, кадастр учетына куюга федераль акча бүлеп бирелә, чөнки безгә бөтен җирнең дә эшләве мөһим. Ә моның өчен аны рәсмиләштерергә кирәк. Быелдан әлеге программа гамәлгә керә һәм төбәкләрдән алынган гаризалар буенча без акча бүлеп бирәчәкбез. Бу программа кулланышта булмаган бөтен җирне дә хуҗалы итәргә мөмкинлек бирер, дип уйлыйм. Әле җирләргә инвесторлар җәлеп итеп, алга таба да авыл хуҗалыгын үстерү ягын кайгыртырбыз, – диде Максим Увайдов.

Министр урынбасарының фикерен Илдар Хәлилов та куәтли.

– Җирнең һәр хуҗасы аңа ышанып тапшырылган иң зур байлыкка җаваплы карасын иде, – ди ул. – Әгәр сатып алып та эшкәртә алмый икән, бу эшне башкара алырдай кешегә тапшырырга кирәк. Башкача булган очракта, җир хуҗасы административ җаваплылыкка тартыла һәм билгеле бер вакыт эчендә әлеге җитешсезлекләрне бетерергә тиеш була. Ә моны Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе контрольдә тота. Өч ел узып та, җир максатына туры китереп кулланылмаган очракта, суд аны тартып алырга тиеш була.

Минталип Минниханов, фермер:

– Мин җирне бик олылап, Җир-ана дип дәшәм. Ул бит безне ашата, эчертә, яшәтә, күпме байлык алабыз аннан. Аның белән сөйләшеп йөрим мин. Безнеке кебек төбәктә буш, эшкәртелми торган җирләр булырга тиеш түгел. Әгәр хуҗа өч ел бер эш кыра алмый икән, аларны эшли торган, кадерен белә торган кешеләргә бирергә кирәк. Эшләргә теләге булган фермерлар җир ала алмыйча иза чигә. Байлар, торып торсын әле дип, ниндидер юллар белән сатып алалар да шул килеш яткыралар. Шуңа күрә бу мәсьәләне федераль һәм республика дәрәҗәсендә карарга кирәк. Законнар тагын да катгыйланырга тиеш. Җирне бирү генә түгел, аның киләчәген дә контрольдә тотарга кирәк.

  2020 ел 2021 ел
Файдаланылмаган җирләр 107493, 2 гектар 113209,2 гектар
Шуларның әйләнешкә кергәне 36155,1 гектар 45450,9 гектар

*Мәгълүматлар Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан алынды.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү