Флорист Наилә Хәсәнова: Шәмәхә төстәге чәчәкләр — әниләргә, кызыл яки зәңгәрсу — сөекле хатынга

8 мартта хатын-кызларга иң еш бүләк ителә торган  әйбер – чәчәк бәйләме. Бәйрәм алдыннан СберМаркет һәм Viber  мессенджеры үткәргән сораштыруда ир-атларның 68,8 проценты шушы бүләкне өстен күрүләрен әйткән. Татлы күчтәнәчләр (ирләрнең 32,9 проценты шуны сайлый), бизәнү-ясану әйберләре (30,6 процент), йомшак уенчыклар (22,6), көнкүреш товарлары (20,5) бүләк итүчеләр дә байтак. Иң кызыгы: сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызларның  күңеле дә башлыча шушы бүләкләргә тартыла. Туташ-ханымнар арасында акча, сертификат, кием-салым бүләк итүләрен яратучылар да бар, ләкин алар бик күп түгел.

Халыкара хатын-кызлар көнендә иң киң кулланылган бүләк булганлыктан, флорист Наилә Хәсәнова белән чәчәкләр турында сөйләштек.

– Наилә ханым, 8 Мартка гадәттә лалә һәм мимоза бүләк итәләр. Әмма флористиканың үз кагыйдәләре бар. Әниләргә, хатын яки сөйгән кызыңа нинди чәчәк бүләк итү дөресрәк?

– Флористика кагыйдәләре буенча, ир кеше үзенең әнисенә, аның мөһимлеген, бөеклеген, чиксез яратуын белдереп, лалә, хризантема яки ромашкалардан торган чәчәк бәйләме бүләк итә ала. Шәмәхә төстәге лаләләрне дә әниләргә бүләк итү дөрес. Ә инде ир үзенең сөекле хатынына – мәхәббәт, дәрт һәм матурлык символы буларак, кызыл розалар, зәңгәрсу төстәге дельфиниумнар, кызына исә алсу розалар сайлап алса әйбәт. Егет кеше үзенең сөеклесенә пакьлек символы – ак розалар, лалә, гиацинт бәйләмнәре бүләк итсен. Бәйләмнең бер төрле генә чәчәкләрдән торуы әйбәт.

– Чәчәкләр сайлаганда аның санының мөһим булуын да беләбез.

–  Бәйләмдә чәчкәләрнең так санда булырга тиешлеге барыбызга да мәгълүм. Әмма чәчәк саны 12дән арткан очракта, ул  6га бүленергә тиеш. Шул ук вакытта беркайчан да 13 чәчәк бүләк ителми. Конкрет саннарның нәрсә аңлатуына килсәк, өч һәм биш чәчәк – ихтирам-хөрмәт, җиде – мәхәббәт, тугыз иксез-чиксез ярату билгесе булып тора.

– Сары төстәге чәчәкләрне бүләк итәргә ярамый, диләр. Флористикада төсләр нинди мәгънәгә ия?

– Сары төс, күпләребез уйлаганча, аерылышуны түгел, ә дуслыкны, туганлыкны аңлата. Кояш төсендәге чәчәк бәйләмен егетләр һич шикләнмичә сөйгәннәренә бүләк итсеннәр. Телгә алып үтелмәгән башка төсләргә килсәк, алтынсу төс – байлык, зәңгәр һәм күк төсләр – тугрылык, яшел – өмет-ышаныч билгесе.

– Чәчәк бәйләмен вазада озаграк шиңдермичә саклау ысулларын да әйтеп үтсәгез иде.

– Чәчәкләр озаграк шиңмичә саклансын өчен иң элек вазада суга тиеп торган яфракларын өзеп ташларга кирәк. Алар тиз чери башлый һәм чәчәккә зыян сала. Вазага салкынча су тутырыгыз. Сабак очларын ике-өч көнгә бер тапкыр кисеп торыгыз, суын да шул тәртиптә алыштырыгыз. Ә лаләләрне, гомумән, боз салынган суда тотарга кирәк.  Шулай ук кар өстәргә дә була. Бу чәчәкләр, табигатьтә иң беренчеләрдән булып чәчәк атканлыктан, салкынны бик ярата.


Фикер өстәү