Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең хатыны һәм 4 яшьлек баласы калган

Бүген Украинада махсус хәрби операция вакытында Баулы егете, кече сержант Станислав Герасимов һәлак булы турында мәгълүм булды. «Баулы-информ» мәгълүматына караганда, Баулы районында туып-үскән Станислав Герасимовның гомере өзелә. Бу хакта һәлак булган солдатның туганнары хәбәр иткән.

27 яшьлек Станислав Герасимов Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби хезмәткә алына, аннары Самара өлкәсенең Тольятти шәһәренә күчеп китә.

Станислав Герасимовның хатыны һәм 4 яшьлек улы калган. Җирләү урыны әлегә билгеле түгел.

 


Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең хатыны һәм 4 яшьлек баласы калган” язмасына фикерләр

  1. Мои искренние соболезнования семье Станислава Герасимова. Пусть земля будет ему пухом! Царствия ему небесного! Да будет так! Аминь! 🙏🙏🙏

Фикер өстәү