Рөстәм Миңнеханов “Алга” батальонында хезмәт итүче дүрт хәрбигә медальләр тапшырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы 4 ир-егетне – “Алга” батальоны хәрбиләрен бүләкләгән. Республика көненә багышланган тантана бүген Казан Кремлендә узган.

“Татарстан егетләре махсус хәрби операция зонасында үзләре алдына куелган бурычларны намус белән үти. Безнең егетләр Ватаныбызга һәм халкыбызга хезмәт итү юлын сайлап, кайчак үзләренең гомере барәбәренә каһарманлык үрнәкләре күрсәтә”, — дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.

Шулай итеп, лейтенантлар Виталий Антонов, Сергей Бондаренко, өлкән сержант Артур Газизов, кече сержант Александр Алексеев махсус хәрби операция барышында хәрби һәм гражданлык бурычларын үтәүдәге батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Татарстан Рәисе Указы нигезендә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнгән.

“Алга” батальоны үз бурычларын лаеклы төстә үтәп килә. Республика ярдәмен даими рәвештә күреп-сизеп торабыз. Алдыбызга куелган барлык бурычлар һәм максатларны, һичшиксез, үтәячәкбез. Без Кызыл мәйданда Җиңү парады сафларында узачакбыз әле”, – дигән үзенең җавап сүзендә Сергей Бондаренко.
Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә һәлак булган 2 ир-егетнең хатыннарына Батырлык орденнарын тапшырган. Шулай ук табиблар, укытучы, машина төзүче, нефтьчеләр, башка тармак вәкилләре дәүләт бүләкләре алган.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү