Владимир Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгасумовны шәхсән үзе котлаган

Мамадыш районы егете – махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгасумов Мәскәү Кремлендә узган котлау тантанасында катнашкан. Аңа Россия Герое исемен биргәннәр.

Хәрбигә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе дәүләт бүләген тапшырган.
Ирек Мәгасумов махсус хәрби операция башланган бирле шунда хезмәт итә. Узган елда Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез: дәүләт башлыгы Кремльнең Екатерина залында узган тантанада Ватан алдындагы казанышлар өчен төрле дәрәҗәдәге орденнар, Батырлык, Пирогов, Дуслык орденнары, медальләр тапшырган. Тантана махсус операциядә һәлак булганнарның хатыннарына медальләр (ирләренә үлгәннән соң бирелгән) тапшырудан башланган.


Фикер өстәү