Фәрит Мөхәммәтшин: «Без Ватанны саклаучыларга ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Саратовта узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән сүз төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында барды.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эшенә округның барлык төбәкләре кушылды, федераль ярдәмгә өстәмә рәвештә төбәкләр үзләренең ярдәм чараларын билгеләделәр. Биредә хакимиятнең закон чыгару органнары мөһим роль уйный. Былтыр төбәкләр социаль ярдәм чаралары санын шактый арттырды, аларны алырга хокукы булганнарның категорияләрен киңәйтте. Күп кенә чараларны гамәлгә ашыру 2024 елда да дәвам итәчәк», – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Татарстан бүген берничә тапкыр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне оештыру буенча алдынгы төбәк буларак аталды. Аерым алганда, безнең республикада, гомум кабул ителгән федераль хезмәтләрдән тыш, өстәмә ярдәм чараларын күрсәтү тәҗрибәсе уңышлы гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре әгъзалары мәктәп яны лагерена йөргән өчен түләүдән азат ителә, балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламаларны алганда өстенлекләргә ия, муниципаль һәм шәһәрара маршрутларда җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукына ия.

Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрне транспорт салымыннан һәм мөлкәткә салымнан азат итүче закон кабул ителде. Ватанны саклаучыларга, мобилизацияләнгән яисә ирекле рәвештә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм алу хокукы бирелә. Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җир кишәрлеге бирү процедурасы гадиләштерелде.

Республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәткәрләргә өстәмә социаль гарантияләр урнаштырырга тәкъдим ителде. Муниципаль хакимият органнары да үз ярдәмен күрсәтә. Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләре, амбулатор медицина реабилитациясе бүлекләре базасында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын абилитацияләү һәм реабилитацияләү оештырылган.

«Татарстан махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында кабул ителгән карарлар саны буенча лидер-төбәкләр рәтендә. Бүген сүз шулай ук хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайтканнан соң хәрби хезмәткәрләрне тернәкләндерү, шул исәптән социаль тернәкләндерү турында барды», – диде журналистларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илнең төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча төзелгән «Ватанны саклаучылар» фондлары актив эшли. «Без аларның эшчәнлеген тагын бер кат анализларбыз, аларның эшен республика парламенты яки профильле комитет дәрәҗәсендә тикшерербез дип уйлыйм, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Бу мәсьәләләрне игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки сүз Ватаныбызны, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны үз теләкләре белән якларга барган батыр кешеләр турында бара. Без аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, геройларның исемнәрен урамнарга, алар укыган мәктәпләргә, социаль объектларга бирү эшен дәвам итәргә кирәк. «Бу аларның батырлыкларына югары бәя бирү», – дип ассызыклады парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук махсус хәрби операция зонасына тонналап гуманитар ярдәм җибәрүне дәвам итүче татарстанлыларга рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү