Дәүләт Советында язгы сессия ачыла

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле беренче утырышы, язгы сессиядә беренче утырыш, 15 февральдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 31 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын, 10 федераль закон проектын һәм Карелия Республикасы Закон чыгару җыелышының закон чыгару инициативасын карарга планлаштыралар.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада парламент депутатлары катнашында узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Әйтик, бер ай дәвамында муниципаль районнарда хисап сессияләре уза, республика министрлыклары һәм ведомстволары коллегияләрендә эш йомгаклары ясала. 5 февральдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә «Киләчәкне сайлыйбыз!»дип аталган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган парламент дәресләре башлана. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны дәресләрдә актив катнашырга чакырды.

Утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибенә тәкъдим ителгән  11 республика законнары проектларының барысы да беренче укылышка әзерләнгән. Алар – дәүләт граждан хезмәте турында һәм муниципаль хезмәт турында, шулай ук җирле үзидарә турында, ТР Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору хакында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, иреклелек (волонтерлык) өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу, музейлар һәм музей эше турында, республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү хакында  закон проектлары.

Илле беренче утырышта депутатлар Эчке эшләр министрының 2023 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисабын, 2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турындагы докладын һәм 2021-2030 елларга Казан университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турындагы хисап караячак.

КФУны үстерү программасын гамәлгә ашыру һәм илнең иң эре югары уку йортының якын киләчәккә өстенлекләрен билгеләү мәсьәләләре Дәүләт Советында ел саен карала. Казан университеты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык федераль программасында катнаша һәм бу юнәлештә башкарылган эшләр турында хисап бирә.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты республика законнары нигезендә «ТР Хисап палатасына йөкләмә турында» Дәүләт Советы Карары проектын әзерләгән. Хисап палатасына хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты һәм Россия Федерациясе субъектының мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды  акчаларын куллану нәтиҗәлелеген тикшерүне, шулай күпфатирлы йортларның техник торышын яхшырту өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерүне йөкләргә тәкъдим ителә.

Язгы сессия  – алтынчы чакырылыш парламенты эшенә йомгаклау булып тора, һәм бу чорда профильле комитетларның башкарылган закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында хисапларының традицион практикасы тәмамлана. Илле беренче утырышта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап каралачак.

Утырыш кысаларында ведомство җитәкчесе Рөстәм Галәвов Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирәчәк.

Александр Тыгинның Дәүләт торак инспекциясе начальнигы итеп билгеләнүе сәбәпле, парламент утырышында аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралачак. Көн тәртибенә шулай ук Дәүләт Советының аерым комитетлары составындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәлә кертелә.

Язгы сессиянең төп мәсьәләләренең берсе – Хөкүмәт хисабы. Кагыйдә буларак, узган елда республика башкарма хакимияте органнарының эшенә йомгак ясаучы төп документ апрель аенда Дәүләт Советы утырышында карала.

Дәүләт Советында 2023 ел өчен Хөкүмәт хисабын карау буенча эш башланды инде. Аерым алганда, бүген Президиум утырышында республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән сораулар исемлеге расланды һәм республика Рәисенә  җибәрелде. Бу сорауларга җаваплар Дәүләт Советына еллык хисап белән бергә биреләчәк.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, быел комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән 47 сорау килгән. «Исемлеккә икътисад, финанс, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт тармакларына кагылышлы мәсьәләләр, экология һәм җәмәгать иминлеге, җирле үзидарә мәсьәләләре кертелгән, – дип белдерде Дәүләт Советы Секретаре, – алар барысы да сайлаучыларның республика парламенты депутатларына мөрәҗәгать иткән проблемаларына нигезләнә. Быел, икътисади мәсьәләләрнең зур блогы белән беррәттән, исемлекнең шактый зур өлешен җәмәгать иминлеге мәсьәләләре һәм актуаль социаль проблемалар тәшкил итте».

Бүген Президиум утырышында шулай ук 2024 елга Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чараларның якынча планы расланды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, план Дәүләт Советы эшчәнлеге өлкәләрен тулы күләмдә чагылдыра (парламент һәм аның Президиумы, комитетлар һәм комиссияләр утырышлары, законнар мониторингы, түгәрәк өстәлләр һәм хөкүмәт сәгатьләре, матбугат конференцияләре). «Быел контроль мәсьәләләрне карауга аерым игътибар бирелде, хәзер комитетның бер генә утырышы да аларсыз үтми, контроль мәсьәләләр Дәүләт Советы Президиумының һәр утырышының көн тәртибенә кертелде», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.

Быел Татарстанда зур халыкара чаралар — «Киләчәк уеннары», унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы, БРИКС илләренең спорт уеннары, БРИКС дәүләт башлыклары саммиты, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы узачак. Парламент депутатлары әлеге чараларда актив катнашырга ниятлиләр. Планлаштырылган чаралар арасында – Ачык ишекләр көнен үткәрү, яшь гражданнарга паспортлар һәм җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру, Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган чаралар.

Узган елгы планнарга килгәндә, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, ул тулысынча диярлек үтәлгән.

Президиум утырышында шулай ук «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» республика газеталарының баш мөхәррирләре Гөлнара Сабирова һәм Алексей Угаровның 2023 ел йомгаклары буенча редакцияләрнең Дәүләт йөкләмәләрен үтәве турында мәгълүмат бирелде. Исегезгә төшерәбез, әлеге басмаларны оештыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте катнаша. «Бер генә хакимият тә массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм гражданнар белән турыдан — туры элемтәдән башка яши алмый,  –  дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга йомгак ясап,  –  Ә «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары кебек рәсми басмалар өчен тапшырылган мәгълүматның оперативлыгы һәм дөреслеге аеруча мөһим». Парламент башлыгы шулай ук газеталарның баш мөхәррирләре игътибарын аңлату эшенең, республика шәһәрләрендә һәм районнарында укучылар белән даими очрашуларның мөһимлегенә юнәлтте.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.


Фикер өстәү