Россиягә банан кертүне тыйганнар

Чикләү Эквадорның 5 зур компаниясенә кагыла.

Белгечләр фикеренчә, кибет киштәләреннән бананнар озак вакытка юкка чыгарга мөмкин. Банан белән тәэмин итүче яңа компанияләрне табып, алар белән элемтәләр урнаштырырга кирәк булачак чөнки. Башка илләр белән бу җәһәттән сөйләшүләр башланмаган да әле, дип яза “МКRU”.

Бу хәбәр сәүдә компанияләрен шок халәтендә калдырган. Хәзер күпләр шул сәбәпле алма һәм әфлисунның да кыйммәтләнү ихтималын әйтә.
Ә инде Эквадордан банан кертүне тыюның сәбәбе – аларда бөкрәч-чебеннең (муха-горбатка) табылуы. Илнең товар җибәрүчеләре бу хакта инде 2019 елда ук кисәтелгән булса да, моңарчы эш катгый чикләүләргә кадәр барып җитмәгән булган.
“Россельхознадзор, Эквадор бананнарында Россия һәм ЕАЭС илләре өчен карантинда булган хәтәр бөҗәк – агулы бөкрәч-чебеннең даими ачыклануы сәбәпле, Эквадорның авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министрына 5 февральдән илнең 5 экспортеры бананнарын сертификацияләүне туктатып тору үтенече белән мөрәҗәгать итте”, – диелгән ведомство хәбәрендә.
Росельхознадзорда аңлатып үтелгәнчә, экспортер агулы чебенгә каршы көрәш буенча тиешле чаралар күрмәгән очракта, яңа чикләү чаралары күреләчәк.


Фикер өстәү