Дмитрий Песков: “Владимир Путинның зур бизнес вәкилләре белән очрашуында компанияләрне Россиягә күчерү мәсьәләсе каралды”

Президент Владимир Путинның бизнесменнар белән очрашуында Россия икътисадына инвестицияләр җәлеп итү шартларын яхшырту һәм компанияләрне Россия карамагына күчерү буенча фикер алышу булды. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән. Бу хакта “Ведомости” яза.

“Чыннан да, кичә Президентның зур бизнес вәкилләре белән очрашуы узды. Бик җитди сөйләшү булды. Сүз икътисадның инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен камилләштерү буенча адымнар турында, компанияләрне бирегә күчерүне төгәлләү өчен көндәшлеккә сәләтле шартлар тудыру турында барды”, – дигән ул.
Песков әйтүенчә, очрашуда бизнес вәкилләре чит илләрдә үзләренә карата законсыз мөнәсәбәттә булуларын билгеләп үткән. Кремль һәм бизнес компанияләрне Россия карамагына күчерүне тизләтүне, компанияләрдә яңа эш урыннарын булдыруны күздә тота.


Фикер өстәү