«Дус» илләргә имезлеккә әверелеп, ерак китеп булырмы?

Дөньякүләм көндәшлек дәүләтләрне матди проблемаларны чишүнең яңа ысулларын эзләүгә этәрә. Беркемнең дә икътисади коллапс җимерекләре астында каласы килми, һәркем өскә калкып чыгарга омтыла.

Кытайны бөтендөнья фабрикасы итәбез дип хыялланучылар оттыруларын аңлый башлады: чиннар бүген икътисадый яктан нык үскән илләрнең барысы бергә кулланган кадәр электр энергиясе куллана. Чин сәнәгатенең кискен ыргылыш ясавын аңлата бу. Куәте артуын тойган Пекин Америкага тешләрен күрсәтә. Кытай дипломаты Ван И, Мюнхен конференциясе вакытында Европаны янкилардан аерып, үз ягына авыштырырга тырышты, диделәр. Немецларга, французларга, итальяннарга чин базары бик кирәк, шуңа күрә сүзсез генә килешүләрен белдерделәр дигән хәбәрләр дә бар. Ә менә АКШ дәүләт секретаре Блинкен белән Ван Иның ябык ишекләр артында сөйләшүе янкилар көткән нәтиҗәне бирмәгән, дипломатлар үзара ызгышып беткән. АКШның финанс спекуляцияләренә һәм гадәттән тыш күп куллануга корылган икътисады Азия юлбарысы янәшәсендә оттыра. Моны күзәтеп торган дәүләтләр кичекмәстән үзләрендә җитештерү мәсьәләсен хәл итү юлына басарга кирәклекне аңлый.

Кайчандыр сыйфатлы продукция белән дөнья базарларын яулап алган, әмма чиннар тарафыннан өченче позициягә этеп төшерелгән японнар яңа технологик ыргылыш ясау өчен адымнар ясарга җыена. Япон хөкүмәте соңгы көннәрдә генә гыйлемле, бай һәм эшлекле чит ил кешеләрен үз илләренә җәлеп итүнең яңа системасын раслады. Моңарчы Япониядә яшәргә рөхсәт алу катлаулы һәм авыр мәсьәлә иде. Яңа система еллык кереме 20 миллион иенага җиткән (150 мең доллар тирәсе) чит ил тикшеренүчеләренә һәм техник белгечләргә даими яшәү хокукы бирүне күздә тота. Эшмәкәр булсаң, керемең ике тапкыр күбрәк – 40 миллион иена булырга тиеш. Даими яшәү хокукы алган хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына да Япониядә яшәү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә. Экстра-класслы белгечләр һәм уңышлы бизнесменнар ил икътисадына этәргеч бирерләр һәм технологик потенциалны үстерерләр дип көтә японнар. Алар ялгышмый кебек.

Шул ук вакытта дөнья рейтингының беренче йөзлегенә кергән уку йортларын (Россиядә андый уку йорты юк) тәмамлаучылар да  Япониядә ике елга виза алып эшкә урнаша һәм яши ала башлаячак. Әмма японнарның бу программаны үтәүне кыенлаштыручы проблемалары да бар. Кояш чыгышы илендә компаниягә яңа урнашкан IT белгечләр елга 40 мең доллар гына акча ала. Бу – АКШтагының яртысы, Германиядәгенең 70 проценты. Японнар шулай да чит ил белгечләрен рекрутлау мәсьәләсен чишәргә җыеналар, чөнки икътисадый яктан нык үскән илләр арасында читтән кадрлар китертү буенча алар 25 нче урында гына тора икән. Беренче урында – Австралия, АКШ – җиденче, Германия –11 нче урында.

Талантлы һәм акчалы кешеләрне илгә җәлеп итү һәр яктан отышлы һәм хәзер модада. Казахстан, мәсәлән, россиялеләргә үзендә яшәү мөмкинлеген чикләде, әмма игътибар итегез: ай-ти белгечләргә һәм металлургларга даими яшәү хокукын җиңел бирә. Кыргызлар үткән көздә үк «цифрлы күчмә»ләр программасын тормышка ашыра башлады. Программист булсаң, кыргыз шәһәрләрендә күпме телисең, шуның кадәр яши аласың. Дәүләтләр ярыша бу «цифровой кочевник» дигән юнәлештә, IT белгечләрне магнит кебек үзләренә тартырга тырышалар.

Россия программистлары кая барып бөялде, беләсезме? Төркиягә. Әмма декабрь ахырыннан төрекләр озак вакытка яшәү хокукын бирми башладылар диярлек. Шулай да сайлаудан соң төрек хөкүмәтенең дә «цифровой кочевник»ны кертергә җыенуы турында  мәгълүмат бар.

Безнекеләр Төркия генә түгел, башка илләргә дә юл тотты. Анда беркем дә юлга җәймә җәеп көтеп тормый, яшәү кыйммәткә төшә, шуңа күрә акчалы һәм акча эшләрлек сәләте булганнар китте. Элекке совет республикаларының икътисадый үсеш темпларын ике урынлы саннар белән арттырды алар. Үзләре белән акча – валюта алып киләләр, җиң сызганып, югары технологияләр өлкәсендә эшлиләр дә. Акчалы кавемнең артуы эчке базарны киңәйтә. Икътисадый үсеш өчен базар кирәк тә инде.

Базарның тараюы Россия өчен зур проблемага әверелеп бара. Әйе, Көнбатыш безгә үз товарларын сатмый, әмма әлегә параллель импорт коткара. Европадан Россия күршеләренә товар агымнары кискен арткан. «Дус» илләр бәя өсти дә безгә сата. Безнең чималны арзанга алалар да, шулай ук бәя өстәп, Көнбатышка саталар. Россиягә «дус ил» булу бик зур бонуслар бирә. Казахстанда, әйтик, акча шулкадәр күбәйде: ел саен һәр балага Милли фондтан 150 доллар акча түли башладылар. Кытай чит ил маркаларының безнең базарны ташлап китүләреннән үзенчә файдалана: безгә саткан машиналарының бәясен 75 процентка кадәр арттырган.

Бу вазгыятьтән чыгарга кирәк бит инде. «Дус» илләр өчен савым сыеры булып ерак китеп булмый, резервлар бервакыт төкәнәчәк. «Импортны алыштыру» дигән сәясәт үзен акламый. Моны башта, «Ватаным Татарстан»га ияреп, Үзәк банк таныды. Үткән тәүлекләрдә генә Путинның вәкаләтле вәкиле Сергей Иванов та: «Полностью производить импортозамещение всего и вся бессмысленно и, я бы даже не побоялся сказать, глупо», – дип әйтте. Россия сәясәтчеләре соңгы вакытларда гел без «ВТ»да үткәргән фикерләрне кабатлыйлар. Без Кытай юане белән шаярмаска кирәклеген даими әйтеп торабыз. Дәүләт Думасында икътисадый сәясәт буенча комитет җитәкчесе урынбасары Артем Кирьянов авызыннан да: «Китайский юань не должен быть приоритетной валютой для хранения российских резервов, так как он не был в свободной конвертации и подвержен влиянию политического руководства КНР», – дигән сүзләр төште.

Мәскәүдә базардагы кытлык мәсьәләсен хәл итүнең тагын бер юлын тапканнар кебек. Телеграм-каналларда: «Россия университетларында кире инжиниринг (обратный инжиниринг) буенча белгечләр әзерли башлыйлар», – дигән хәбәр күренде. Фейк түгелдер дип уйлыйм, чөнки 2016 елда ук импортны алыштыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Мантуров әфәнде «кире инженерлык» үзәге булдыру планнары барлыгын әйткән иде. Аның асылы шунда: чит илдә җитештерелгән продуктны аласың да, өйрәнеп, шуның копиясен җитештерә башлыйсың. Тукайга ияреп шигырь бозган графоман кебек буласың инде. Сер түгел: графоманныкы Тукайныкы кебек була алмый, пүчтәк була. «Обратный инжинириг» та шундый ук нәтиҗә бирәчәк. Чит ил товарының сыйфатына ирешеп булмаячак. Вакытында Кытайлар бик файдаланды аны. Чит ил брендларының күчермәсен күпләп җитештерделәр. Сыйфатсыз һәм арзан Кытай товарлары шулай туды. Әмма бездә кытайча булмаячак. Сыйфатсыз һәм кыйммәтле товар төшәчәк конвейердан. Ни өчен шулай икәнен исбатлап күрсәтәбез. Арзан булсын өчен, товарны күпләп җитештерергә кирәк. Дистәләгән миллион данә. Кытайлар шуның белән отты. Бердән, аларың эчке үз базарлары зур, икенчедән, бар дөньяга саталар товарны.  Ә Россиянекен алырлармы? Дөресен генә әйткәндә, үсеш юлы түгел бу. Үсеш юлы әнә японча чит ил белгечләрен рекрутлап җигеп эшләтү, берәү дә ясый алмаган технологик товарлар тудыру. Зур базарларга хәзер шулай гына чыгып була.

Беренче чиратта безгә көньякка очкан үз белгечләребезнең илгә кайтуына ирешергә кирәк. Янамыйча, илдә тыныч һәм имин вазгыять тудырып. Санкцияләр чолганышыннан да чыгарга. Бар бит аның юллары, сәяси ихтыяр гына кирәк. Болай «дус» илләргә имезлеккә әверелеп, аларга донор булып, ерак китеп булмаячак.

                                      Рәшит Фәтхрахманов    

 


Фикер өстәү