Беткә үч итеп, тун ягу, яки Банан стратегик коралга әйләнгәндә

Сүзне Кытайдан алган хәбәрләрдән башлыйк әле. Без коронавирус пандемиясен онытып, Украинадагы хәлләргә бөтен игътибарны юнәлткән бер вакытта, чин илендә аеруча зур кырыслык белән ковидка каршы рәхимсез сугыш алып баралар. 25 миллион кеше яшәгән Шанхайдан соң 18 миллионлык Гуанчжоуны бикләп маташалар. Шанхайда исә хәлләр яман, диләр: кешеләр ачыга, дару таба алмый, өметсезлеккә бирелеп, күккә ашар йортлардан түбәнгә сикерүчеләр байтак дигән хәбәрләр алына. Кытай – ябык ил: мәгълүматның дөресме-юкмы икәнен белеп булмый. Кытай локдауны турында фейклар тараткан өчен утыртмыйлармы әле?

Чиннарның хәлен чамалап була. 2020 елның язында үзебезне кыска гына вакытка өйләргә бикләгәч, ничек үрсәләнгән, ничек ачыргаланган идек, хәтерлисезме? Хәтерләсәгез, аңлагыз: Кытай чикләүләре безнекеннән күпкә хәтәррәк. Мондый чикләүләр сәламәтлеккә дә, икътисадка да һәм, гомумән, яшәешкә дә ковидка караганда зуррак зыян сала. «Шулай булгач, локдаун нәрсәгә кирәк соң?» дигән сорау тумый калмый. Без инде күптәннән язабыз: Кытай икътисады зур дефолт алдында тора. Акча басып аны гел артка таба чигерәләр, әмма һәрбер чигенүнең чиге бар. Локдаун зур түнтәрелешне аклау өчен менә дигән сылтау бит инде. Гаеп бездә түгел, коронавируста дип башларны әйләндерә, миләрне томалый аласың. Ул гына җитмәсә, кайдадыр хәрби конфликтлар оештырып була. Кытай коммунистларында прагматизм җитәрлек, алар учакны үз төбәкләреннән ерактарак та яга ала. Тайваньны уен тузы итеп саклаган хәлдә, каршы як картасын кечерәк карталар белән басалар. Әйтик, хәрби операцияне Азиядә түгел, Европаның үзәгендә үткәрәсең. Европалыларның үз хәлләре – хәл, шуңа күрә алар да тагын бер кайнар учак ягылса, бер дә каршы түгел кебек. Әйтик, Сербия Косово белән бил алышырга җыена. Әлегә кыюлыгы гына җитеп бетми, чөнки 1990 нчы еллар ахырындагы НАТОның бомбага тотулары аларның гына түгел, минем дә исемдә. Сербларга кыюлыкны Кытай кулы белән өстәп була. Соңгы көннәрдә генә чиннар яшерен рәвештә Белградка иң яңа HQ-22 зенит-ракета комплекслары китерделәр…

Бу дөньяда бар нәрсә үзара бик тыгыз бәйләнгән. Домино кебек. Бер доминоны алдыңмы, барысы да ишелә. Бер доминоны өстәгәндә дә шулай була ул. Баланс югала да, чайкала башлый. Бүгенге дөнья икътисады шул хәлдә. Без үткән көздә үк Evergrande дигән Кытай төзелеш компаниясенең бурыч астында калып, түләр җай тапмавы хакында язган идек бит әле. Evergrande кризисы әле дә дәвам итә. Түнмәсен дип аны териләр инде, әмма артык зур гигант ул, терәп торучылардан зур көч таләп итә. Андый хәлдә компаниянең кәгазьләре кыйммәтен югалта. Кемнәр җиңел ысул белән баерга дип акцияләр алган – бөләләр. Компания тора, аннан алда спекулянтлар егыла. Бу вазгыятьнең «Боинг» самолетының 132 кешенең үлеменә китергән мәтәлчегенә ни катнашы була ала, мәсәлән? Имеш-мимеш хәбәрләр, China Easten авиакомпаниясенең очучысы очкыч бортында үз-үзен үтергән, диләр. Рәсми хакимиятләр моны расламый, тикшерүнең тәмамланмавын әйтәләр. Пилот исә Evergrande бар акчасын акцияләренә салган икән. Шуннан бар кешене үзе белән алып китүдән дә яхшырак җай тапмаган. Дөрес булса инде. Менә бит ниләр эшләтә фонд базарындагы кризис кешеләрне!

Фонд базарында гына түгел, дәүләт әҗәтләре белән дә хәлләр катлаулана әле анда. Кече илләр дәүләт дефолтларына старт биреп маташа. Ливан үзенең дефолт хәлендә булуын игълан итеп бетермәде, Шри Ланка «кемнәргә бирәсем бар, барыгызны да кичерәм» дигән формуланы кулланды. Бөтен тышкы әҗәтләре буенча дефолт игълан итте. Ил хөкүмәте отставкага китте, президентны армия саклый, азык-төлек кибетләрен дә хәрбиләр ил лидерын саклаган кебек саклыйлар. Социаль челтәрләр тулысынча бикләнде. Шри Ланка дефолты, әлбәттә, дөньякүләм финанс цунамие кузгалта алмый, ил артык кечкенә. Ә менә Кытай түнсә, хәлләр булачак. Күк асты илендә вазгыять начараюның тышкы билгеләре күренә инде. Чин державасы соңгы көннәрдә сыекландырылган газ сатып алуны киметә. Без газга бәяләр югары торганга сөенәбез сөенүен, ә кыйммәтчелекнең төп сәбәпчесесе – Кытай. Үткән ел ул кирәгеннән артык газ сатып алып, саклагычларын шулкадәр тутырды: европалылар Азия гиганты белән килешсәләр, Россия газыннан бик җиңел баш тарта алырлар иде. Гомумән, планетада газ да, нефть тә, ташкүмер дә җитәрлек, хәтта кирәгеннән артык. Аларның кыйммәтчелеге махсус тудырылган вазгыять ул. Бу хакта аерым бер язарбыз әле, Аллаһ теләсә.

Глобаль капитализмның төп сыйфаты – бертуктаусыз киңәюгә омтылу. Базар киңәйгәндә, кризис була алмый. Киңәюдән туктаса, дефолтлар залпы башлана. Санкцияләр кертеп, хәзерге вакытта базарларны махсус чиклиләр. Хаос тудырырга тырышалар ни өчендер. Соңгы көннәрдә Чили һәм Аргентина Россиягә литий рудасын сатуны туктатты. Боливия әлегә сата. Ул да туктатса, Россиянең технологик ыргылышына өметләр киселә дигән сүз. Моны мин әйтмим, Федерация Советында сөйләшү булды, шунда хәбәр иттеләр. Литийны ил үзе чыгара башлар иде, инвестицияләр кирәк, технологик җиһазлар таләп ителә. Алар булганда да әле, бу бер көнлек кенә эш түгел, еллар кирәк. Ярый, хуш, Россиядән үч алдылар, ди. Литийны безгә экспортлаучы илләр нишли? Табышны каян алалар, экспорт чикләнгәч? Эшчеләр кая китә? Беткә үч итеп, тун ягуга охшамаганмы бу? Охшаган шул.

Литийны һәм башка стратегик товарларны чикләсеннәр дә ди. Ә Эквадор бананнары нәрсә? Океаннан Россиягә банан ташучы компанияләрнең санкцияләргә кушылуы һәм банк аша акча күчерү проблемалары Эквадордан банан экспортын туктатты. Болай да фәкыйрь булган ил фермерларын ярсытты бу хәл. Банан сатып алучы илләр исемлегендә Россия Кытай һәм АКШтан калышып өченче урында тора. Иде… Кем югалта күбрәк? Бездә бәяләр күтәрелә бананга, ул дефицитка да әйләнә. Тегеләрдә төшә һәм сатучылар бөләләр.

Мисалларны күп китерергә мөмкин. Бөтен дөньяда азык-төлеккә бәяләр күтәрелә. Россия инфляция күрсәткечләре буенча алгы сафта бара баруын. Әмма Төркия безне дә узып киткән. Төрек инфляциясе – 61 процент. Әнкара килеп туган вазгыятьне үз файдасына борып ята. Ел ахырына кадәр Россиягә кием-салым, аяк киемнәре, текстиль экспортын 2–3 тапкыр арттырырга җыена. Украинаның оборона комплексына эшләүче инженерларын да үзенә сыйдырды. Безнең олигархларны да. Инженерлар технологияләр алып килсә, олигархлар акча ташый. Икесе дә файда бит инде. Төркия җимерүгә түгел, төзүгә омтылган бердәнбер дәүләт итеп күрсәтә үзен.

Бәяләр күтәрелү һәлак итми ул кешеләрне, аларның төшүе үтерә. Америкада 1981 елдан соң бәяләр рекордлы күтәрелә дип сөенүчеләр ялгыша. 40 ел элек янкилар инфляциядән үлмәгән бит. Ул чор кризисын алар социалистик лагерь илләре хисабына базарларын киңәйтеп җиңделәр. Хәзер тарайталар. Бөтен аерма шунда. Һәлакәтне базарлар тараю китереп чыгарачак. Эшсезлек бөтен планетада артачак. Ашарга акча таба алмагач, кешеләрнең бер өлеше үзләрен China Easten авиакомпаниясенең очучысы кебек тотачак. Башкалары фетнәчеләр лагерена басачак. Менә шул фетнә булмасын өчен, яңа сугыш учаклары ягачаклар. Без шул хәлне бүген үк күзәтәбез инде.

Россиянең якын киләчәктәге хәлен Путин фаразы белән бәяләтик. «Урта сроклы һәм ерак сроклы перспективада хәвеф артуы ихтимал», – диде ул. Вазгыятькә һәрвакытта да алсу күзлек аша караучы лидерның да бәясе шундый булгач, без ни дип әйтик?

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү