Рөстәм Миңнеханов аграрийларны орлык һәм ашлама белән тәэмин итүне контрольдә тотарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре чорында орлык, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенгә хуҗалыкларга 93 процент шикәр чөгендере, 85 процент кукуруз, 79 процент- көнбагыш орлыгы кайтарылган. Орлыкларның барысы да чәчү башланганчы хуҗалыкларга тапшырылачак.

Бөртекле сабан орлыклары буенча проблема юк, тәэмин ителеш 115 процент тәшкил итә. Күп районнар орлыкларны химик эшкәртүгә кереште инде, әмма бүгенге көнгә кадәр орлыкларның сыйфатын тикшермәгән хуҗалыклар да бар.

Шулай ук Җаббаров республикада 1 гектарга 60,4 кг ашлама булуы турында сөйләде. Районнар арасында 100 кг ашлама әзерләүчеләр дә бар. Алар — Зәй, Тәтеш, Сарман районнары, бер атна эчендә Әлки (17,7), Югары Ослан (14,4), Спас (8,1) районнары ашлама күләмен арттырган. Әмма түбән күрсәткечле районнар да бар алар — Чирмешән, Баулы, Әгерҗе районнары, диде министр.

 


Фикер өстәү