Республикада техниканың 90 проценттан артыгын язгы чәчүгә әзерләп бетергәннәр

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасының чәчү эшләренә әзерлеге 90 проценттан артып китте. Тракторлар буенча бу күрсәткеч — 94, чәчкечләрдә — 97, чәчү комплексларына — 91, культиваторларга 94 процент туры килә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Министр докладын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин тыңлады.

Республикада 552 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, аларның торышы яхшы дип бәяләнә. Кыш дәвамында аларның мониторингы белән Россия Авыл хуҗалыгы үзәге хезмәткәрләре шөгыльләнгән.

Министр мәгълүматларына караганда, агымдагы һәм киләсе айда республика хуҗалыкларына төп юнәлешләр буенча субсидияләр биреләчәк, шул исәптән минераль ашламалар сатып алуга — 1 млрд сум, техник модернизацияләүгә 554 млн сум була. Моннан тыш, эретә торган комплекслар төзегәндә минераль ашлама сатып алу өчен 1,3 коэффициент каралган.

Җәббаров орлыклар белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталды. Республикада чәчү өчен 350 мең тонна сабан культуралары кирәк — тәэмин ителеш 106 процент дәрәҗәсендә. Шуларның 86 процентының сыйфаты тикшерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, ул районнар чәчү өчен сыналмаган материал кулланмаска тиешлеген әйтте.

«Район өчен яраклы булмаган орлыкларны чәчү хуҗалыкны үсемлекчелек юнәлеше буенча дәүләт ярдәменә хокуктан мәхрүм итә. Читтән кертелгән орлыклар буенча — кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере. Орлык — уңышның нигезе ул», — дип искәртте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Республикада язгы чәчү алдыннан авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү һәм ремонтлау бара. Әзерлек югары булуга карамастан, тагын 840 тракторны ремонтларга кирәк. Җәббаров чәчү комплексларын әзерләүнең мөһимлеген әйтте. Нәкъ менә алар белән бөртекле культураларның 70 процентын чәчә. Тугыз районда машиналар тулысынча әзерләнгән, тагын 64 комплекска ремонт кирәк.

Алексей Песошин районнарга минераль ашламалар туплауны тизләтергә кирәклеген, бу — яхшы уңышның мөһим өлеше икәнлеген искәртте.

/Татар-информ


Фикер өстәү