Башлана башлады. Татарстан игенчеләре язгы кыр эшләренә кереште 

Узган атнада язгы кыр эшләренә Зәй һәм Азнакай игенчеләре керешсә, бүген инде күпчелек район аграрийлары кырларга чыкты. Механизаторлар уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалар белән тукландыралар, тырмалауга керешүчеләр дә бар.

Кыш матур килгәнлектән, игенчеләрнең кәефләре дә шәп. Кар җитәрлек булды, җирдә туң юк, димәк, туфракка да дым яхшы сеңәчәк. Шулай да аның тиз арада кибеп китү гадәте булганга, һәр нәрсәне вакытында эшләп өлгерергә кирәк. Республика буенча 527 мең гектардан артык мәйданда уҗымнарны, 350 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк. Бүгенгә 85 меңгә якын гектар уҗым һәм 53 мең гектарга якын күпьеллык үлән җирләренә ашлама кертелгән.

Республиканың Гидрометеорология хезмәте белешмәләре буенча, ноябрьдән алып быелның мартына кадәр 276 мм явым-төшем булган, бу – норманың 170 проценты. Матур, җылы көннәр башлангач, кырларда карлар тиз эреп, үсемлекләрнең вегетация чоры башланды. Хәзер исә төп бурыч – язгы чәчүне кыска срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкару. Белгечләр әйтүенчә, язгы чәчүнең оптималь срокларын кичектерү көн саен аларның ихтимал уңышын 2–3 центнерга киметә.

Елдагыча, беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә зәйлеләр чыкты. 3 апрельдә барлык хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрен, авыл җирлеге башлыкларын җыеп, районның имам-хатыйбы фатихасын алып, механизаторлар күпьеллык үләннәргә ашлама кертергә керешкән. Бүген инде күпьеллык үлән чәчелгән кырларда эшләрне тәмамлап, көзге культураларны 7000 гектар мәйданда эшкәрткәннәр.

– 12 апрельдә агрегатлар тырмалауга чыкты. План буенча, 43500 гектар җирне тырмалыйсыбыз бар. Әлегә бу эшләрнең 6 проценты гына башкарылган. Районда 126 тырмалау агрегаты бар. Бүген шуның йөзләбе – кырда. Синоптиклар атна урталарына һава температурасының шактый җылы буласын әйтә. Шуңа күрә эшләр тулы куәтенә китәр, дип ниятлибез, – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Аның сүзләренчә, көннәр алга таба да шулай матур, җылы торса, атна ахырларына язгы культураларын чәчүгә дә керешергә мөмкиннәр. Моның өчен 15 чәчү комплексы, 29 агрегат әзер.

– Кыш быел бик әйбәт булды. Башка еллардагы уртача күрсәткечләргә караганда 1,5 тапкыр күбрәк кар яуды. Һәм иң сөендергәне: туң булмагач, бөтен кар суы җиргә сеңде. Быел да коры ел килә дип кисәтәләр, шуңа күрә дым аеруча кирәк. Уҗым культуралары бик яхшы кышлады. Шуңа күрә көзге культураларны «уятып» җибәрү өчен, ашлама кертергә тырышабыз. Техника җитәрлек. Дым каплатуны 4–5 көндә бетерсәк, бөртекле культураларны бер атна эчендә чәчеп тәмамлау планы тора. Без арпа чәчәргә тырманы бетергәнче чыгабыз. Шуңа күрә уңышы да яхшы була, – диде Фәргать Камалиев.

Арчалылар исә язгы кыр эшләренә өч-дүрт көн элек кенә чыккан. Тулы куәткә тотыныр өчен техникалары да, орлыклары да җитәрлек. Бүгенгә 750 гектарда – көзге культуралар, 650 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган, ике хуҗалык тырмалауга чыккан.

– Агрофирмалар барысы да эшкә кереште. Кыр эшләренә яхшы кәеф белән тотындык, чөнки быелгы кыш сөендерә торган булды. Тик туфрактан дым тиз китүчән, шуңа күрә эшләрне дә вакытында эшләп өлгерергә кирәк. Кыш ничек кенә уңышлы килсә дә, кыр эшләрен сузмыйча, елдагыча тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров.

Чүпрәле районы кырларында да трактор гөрелтесе тынып тормый. Идарә башлыгы Тәлгать Халитов әйтүенчә, әлеге вакытта уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр тукландырылган, меңнән артык гектар мәйданда дым каплатканнар.

– Бер хуҗалык рапс һәм берьеллык үлән чәчүгә кереште. Көзге культуралар начар тишелгән иде. Хәзер аларны күзәтеп, тикшереп торабыз. Аларның вегетация чоры башланды. Көзен яхшы итеп үсеп калганы кышны да яхшы чыккан, уртача булганнарын әлегә күзәтәбез, – диде ул.

Бу көннәрдә яуган яңгырлар да уҗымнарга шифа бирә.

– Гомумән алганда, кәефләребез зарланырлык түгел, – диде Тәлгать Халитов. – Фермерлар да, эре хуҗалыклар да җитәрлек ашламаларны сатып алды, орлыклар бар, техникаларыбыз әзер. Фермерлар чөгендер орлыкларын да кайтарды, алар өчен күңел тыныч. Шуңа күрә алдагы көннәр дә шулай матур һәм тыныч кына булса иде, дип телибез.


Фикер өстәү