Татарстанның 29 районында язгы кыр эшләре гөрли

Узган атнада республикада язгы кыр эшләре башланды. Бүген 29 район хезмәтчәннәре басуга чыккан инде: уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр минераль ашлама белән тукландырыла, тырмалау эшләре алып барыла. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Республикада барлыгы 527 мең гектардан артыграк – уҗым культуралары һәм 350 мең гектар – күпьеллык үлән мәйданнарын тукландыру таләп ителә. Бүгенгә уҗым культураларының – 19 мең гектар, күпьеллык чәчүлекләрнең – 27 мең гектарга якын мәйданына ашлама кертелгән.

6 районда туфракны тырмалау эшенә керешкәннәр. Болар – Актаныш, Апас, Буа, Биектау, Лаеш һәм Ютазы районнары.

Татарстан Гидрометеорология хезмәте мәгълүматларына караганда, ноябрьдән быел мартка кадәр барлыгы 276 мм күләмендә явым-төшем булган. Норманың 170 проценты бу. Һава температурасы җылыну кырларда карның тиз эрүенә һәм үсемлекләрнең тишелүенә китергән.

Хәзер төп бурыч – язгы чәчүне кыска вакыт эчендә югары сыйфатлы итеп башкару. Сабан культураларын вакытында чәчмәүнең һәр көне уңышны 2-3 центнерга киметә.


Фикер өстәү