Татарстанда 25 район чәчүгә чыкты

Чәчү эшләре тулы көченә бара. Авыл хезмәтчәннәре бер генә буш вакытны да кулдан ычкындырмаска тырыша.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенгә 25 район игенчеләре чәчүгә чыккан. Болар – Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнары.

Бу көннәрдә Аксубай, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары хезмәтчәннәре борчак, ясмык һәм нут чәчүгә керешкән.

Буа һәм Чирмешән районнарында шикәр чөгендере чәчәләр. Аксубай һәм Лениногорск районнары игенчеләре рапс чәчү эшләре белән дә мәшгуль. Зәй, Аксубай һәм Нурлат районнарында гәрчич чәчү эшләре гөрли. Нурлат һәм Чирмешән районнары көнбагыш чәчә башлаган. Республикада барлыгы 1 миллион 766 мең гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару күздә тотыла.

Республика складларында орлыкларны чәчүгә әзерләү эшләре дәвам итә. 38 район бу мөһим эшкә керешкән инде.


Фикер өстәү