Татарстанда урып-җыю башланганнан бирле күпме тонна ашлык суктырылганы билгеле

Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн тонна ашлык суктырылган. Бер атна эчендә генә дә бер миллион тонна ашлык суктырылган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Әхмәтов, агымдагы атна урып-җыю эшләре өчен уңайлы булды, дип хәбәр итте. Бу көннәрдә республиканың урып-җыю комплексы максималь дәрәҗәдә җитештерүчән булды, тәүлегенә 150 мең тоннадан артык ашлык суктырды.

“Бүгенге иртәдә урып-җыю экваторын уздылар, мәйданнарның 51 процентыннан — 728 мең гектардан уңыш җыеп алынды, — диде Марат Әхмәтов. — Уртача уңыш гектарыннан 30,9 ц, бу 2018 елга караганда 4,3 ц/га артык. Иң югары темлылары: Зәй районы, анда 105 мең тонна ашлык суктырып алынган 61 процент, Нурлат районы – 65 процент, Әлки районы – 68 процент».

Зәй, Тукай, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Актаныш районнарында уңдырышлылык гектардан 40 центнердан артык тәшкил итә.

Бер атнада республикада 340 мең га мәйданнан уңыш җыеп алынган, ягъни фаразланганнан 24 проценты, диде Марат Әхмәтов. Шул ук вакытта Ютазы районы бер атнада 30 процент, Актаныш, Азнакай — 25әр процент; Лениногорск, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама районнары 24әр процент мәйданнан уңыш җыеп алган.

Республиканың төньяк районнары тәнкыйтькә тотыла, — диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Әлбәттә, бу урып-җыюның соңрак башлануы белән бәйле.
«Бу саннар артында меңләгән авыл кешесе, шул исәптән безнең комбайнчылар хезмәте тора, — диде Марат Әхмәтов. — Комбайнчыларны кызыксындыру өчен, алдагы еллардагы кебек үк, республикада «иң яхшы комбайнчы»дигән Президент конкурсы игълан ителде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 25 млн сумлык 500 премия гамәлгә куелган, шулардан 280 премия иң күп суктырган комбайннарның 4 төркеме буенча; 20 премия – иң күп иген суктырган өчен; 200 премия — район эчендә җиңүчеләр өчен.

Хәзерге вакытта конкурста 1110 комбайнчы катнаша. Мәсәлән, КЗС-812 аз куәтле комбайннар төркемендә Ютазы районының «Таң» ҖЧҖеннән Ринат Галиев һәм Лаеш районының «Нармонка» агрофирмасыннан Илнар Хәсәнов алда бара.

230-300 ат егәрлеге булган комбайннар төркемендә Нурлат районының »Южная» агрофирмасы хезмәткәре Радик Гафуров алда бара, ул «Акрос-530» комбайнында 1,6 мең тонна ашлык суктырган. «Зәй шикәре» агрофирмасы хезмәткәре Шәйхенур Миңнеханов » Нью Холланд» комбайнында 1,6 мең тонна ашлык суктырган.

Югары җитештерүчәнлекле комбайннар төркемендә икесе дә Нурлат районының «Сөләйманов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы алдынгылар. «Тукано-430»да Әнәс Сәлахов белән Роберт Абдрахманов 2,6 меңәр тонна суктырган.

Балык Бистәсенең «Логос» ҖЧҖеннән Петр Щербаков 4нче төркемдә «Лексион-670» комбайнында 2,5 мең тонна ашлык суктырган.

Зәй районының «Восток» агрофирмасы хезмәткәре Илдус Фәтхуллин «Торум-750» комбайнында 2 мең тонна ашлык суктырган.

«МакДон»да игеннәрне чабуда Айрат Котдусов (Арча районының «Ак Барс» агрокомплексында – 1,4 мең га); Салман Шакиров (Сарман районының «Нөркәй» агрофирмасында — 1,3 мең га); Александр Яганев (Әлки районының «Хузангай» ҖЧҖендә — 1,1 мең га) лидерлар рәтендә бара.

Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләренә механизаторлар ярышларына мөмкин кадәр күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә, шулай ук лаеклы механизаторларны кысу очракларына юл куймаска өндәде.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192161/


Фикер өстәү