Татарстанда көнбагыш уңышын җыю төгәлләнә

Татарстанда көнбагыш уңышын һәм бөртеккә кукуруз җыю төгәлләнә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республика вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«2 мең гектар мәйданнан көнбагыш җыясы калган. Бер гектардан 16,6 центнер уңыш чыккан, 195 мең тонна уңыш суктырылган», — диде докладчы.

Республикада 6,6 мең гектардан кукуруз җыеп аласы калган. Әлегә 200 мең тонна уңыш суктырылган, бер гектардан 54,4 центнер уңыш чыга.

Татарстанда 2 млн 170 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Уртача уңыш гектардан 440,8 центнер тәшкил итә. Заводларга 1,2 миллион тонна татлы тамыразык китерелгән, 870 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. 141 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Шикәр заводлары бер тәүлектә 13 мең тонна шикәр чөгендерен эшкәртә, диде министр.

Моннан тыш, республикада туфракны эшкәртү тәмамланган диярлек. Планлаштырылган 1,8 миллион гектарның 1,75 миллионы эшкәртелгән, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.


Фикер өстәү