ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Республикада кыр эшләре тәмамланып килә

Республикада кыр эшләре тәмамланып килә. Узган атнада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәрәңгене җыеп бетергәннәр. Әле — 9 мең гектар көнбагыш, 3 мең гектар кукуруз суктырырга һәм 2,8 мең гектар шикәр чөгендере казырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Урып-җыю белән параллель рәвештә шикәр чөгендере эшкәртелә. Бүгенге көндә 93 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Шикәр чыгышы уртача 15,7% тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә.

Явым-төшемнәрдән соң көзге культураларның хәле бераз яхшырган. Октябрь башында уҗымнарның 40%ы начар хәлдә булган әле. Хәзер Россельхозцентр хезмәте мониторингы мәгълүматлары буенча 352 мең га яки 64%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, 195 мең га тирәсе яки 36%ы борчылу тудыра. Бу мәйданнарны күчереп утырту очрагына 50 мең тонна орлык запасы җитәрлек.

Киләсе ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 115 мең тонна ашлама тупланган, бу бер гектар чәчүлекләргә 22 кг. Соңгы 2 атнада   20 мең тонна ашлама сатып алынган. Кама Тамагы районында — 4,2 мең тонна, Әтнәдә – 4 мең тонна, Яңа Чишмә районында – 3,8 мең тонна һәм Тәтеш районында – 3,3 мең тонна яхшы динамика күзәтелә.

Терлек азыгы әзерләү буенча эшләр кысаларында быел 421 мең тонна печән, 2 млн тонна сенаж, 2 млн 149 мең тонна силос әзерләнгән, бу 1 шартлы терлек башына исәпләгәндә 25 ц. к. берәмлек тәшкил итә. узган елдан калганнарны исәпкә алып, 35 ц. к. берәмлек бар.

Бүгенге көндә төп бурычларның берсе — кыска вакыт эчендә туфракны эшкәртүне тәмамлау. Тагын 25 мең гектар җир эшкәртеләчәк. Көн саен басуларда бу максатлар өчен 300 берәмлек техника җәлеп ителгән. Көненә уртача 5 мең гектар җир сукалана.

13-17 ноябрьдә техниканы саклауга куюны һәм аны көзге-кышкы ремонтлауны оештыру буенча комиссия кабул итү планлаштырыла. Ремонт чорында 11 мең трактор, 3,5 мең комбайн, 5 меңнән артык чәчү һәм туфрак эшкәртү машинасы торгызылачак.


Фикер өстәү