VFC Гимнастика һәм спорт академиясендә шөгыльләнүче Татарстаннан ике спортчы кыз Тольяттида нәфис гимнастика буенча махсус Олимпиада Бөтенроссия Спартакиадасы призерлары булдылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Ярышларда 356 спортчы катнашкан. Кызларның берсе, 10 яшьлек Сафина Шәйгарданова беренче урынны алган, икенчесе, 13 яшьлек Софья Столярова, бронза призер булган.
Ике кыз да инде дүртенче ел академиядә шөгыльләнә.