Казанда мәктәп спорт клубларының беренче Бөтенроссия форумы уза

20-21 октябрьдә Казанда мәктәп спорт клубларының беренче Бөтенроссия форумы уза. Анда илнең барлык төбәкләреннән меңнән артык делегат катнаша. Форумны Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов ачты.

Ачылыш тантанасында катнашучыларны Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде.

– Физкультура, технология, рәсем сәнгате, музыка кебек дәресләр укучыларның һәрьяклап үсеше өчен бик мөһим. Математика, физика, әдәбият, тарихны белергә кирәк, тик без сәламәт тәндә сәламәт рух булуын яхшы аңлыйбыз. Мәктәп белеме системасы – бер яки ике генә дәрес системасы түгел. Ул укучының шәхесен, дөньяга карашын формалаштыра торган система. Форумда әлеге өлкәнең мөһим проблемалары турында фикер алышырбыз дип ышанам, — диде ул.

Мәгариф министры Россия спорт Федерациясе белән берлектә физкультура дәресенең ун модуле эшләнүе турында әйтте.

– Мәктәпләрдә йөзү, футбол, хоккей, тэг-регби, гимнастика, гандбол, самбо, дзюдо, шахмат буенча модульләр эшләдек. Шахмат модульләре үзенең кирәклеген исбатлады инде. Бүген Россиядә 300 меңнән артык укучы шахмат белән шөгыльләнә. Шуларның 198 меңе – мәктәп спорт клубларында. Бу ил буенча 10 меңнән артык секция, — дип белдерде министр.

2020 елда һәр мәктәптә спорт клубы булдыру бурычы куелган булган. Бүген алар мәгариф учреждениеләренең 74 процентында эшли, ә клубларның саны 30 меңгә җитә, диде Кравцов.

– Безнең бурыч – 2024 елга һәр мәктәптә спорт клубларын барлыкка китерү. Балалар массакүләм спортын үстерү – зур спортта җиңүләрнең нигезе. Мәктәптә алынган спорт күнекмәләре балага, һичшиксез, киләчәк тормышында кирәк булачак. Нигез мәктәптә салына. Спорт секцияләрен, клубларны үстерү өчен барысын да эшләячәкбез, — диде мәгариф министры.

Татарстанның Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева физкультура укытучыларына мөрәҗәгать итте.

– Сезнең ярдәмегез белән һәр укучы җиңүгә таба бара. Сез аларда чыдамлык, авырлыкларны җиңү, командада эшли белү сәләтен тәрбиялисез. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз белән зур спортка төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүче кешеләр килә. Спорт кешенең язмышында, холкында, тормышында иң катлаулы мәсьәләләрне җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Сезнең кулыгызда илебезнең киләчәге, — диде ул.

Бөтенроссия мәктәп спорты Федерациясе Президенты, өч тапкыр Олимпия чемпионы Ирина Роднина фикеренчә, мәктәп спорт клублары җитәкчеләренең хезмәт хакы сыйныф җитәкчеләренеке кебек үк булырга тиеш.

– Бу бик авыр хезмәт. Мәктәп спорты – массакүләм спортның нигезе. Ул иң югары нәтиҗәләргә ирешүне түгел, беренче чиратта, һәр балага спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру бурычын куя, — диде Олимпия чемпионы.

Ирина Роднина мәктәп спорт клубларының матди-техник базасын яңарту мәсьәләләренә дә тукталды. Мәктәп спорт клубларын җиһазлау буенча методик тәкъдимнәр һәм һәр төбәктә мәктәп спорт клублары лигасы булдырырга кирәклеген әйтте.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү