Рөстәм Миңнеханов Бала хокуклары буенча вәкилләрнең Х бөтенроссия съездын ачу тантанасында: Биредә үсеп килүче буынның сәламәтлегенә битараф булмаганнар җыелды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең ХХ бөтенроссия съездын ачу тантанасында катнашты.

Чара Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза (Спартаковская урамы, 2 йорт).

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклау хокукын гамәлгә ашыруга багышланган XX бөтенроссия съезды Казанда 2023 елның 26-27 апрелендә РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова инициативасы буенчаүткәрелә.

Съезд эшендә Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Собраниесе, юнәлеш федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук балалар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча экспертлар һәм белгечләр катнаша. Чара Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Чарада шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнаша.

Форум мәйданчыкларында фикер алышу өчен оештыручылар тәкъдим иткән темалар арасында: балалар-яшүсмерләр психиатриясе, ата-ана каравыннан мәхрүм калган һәм сукбайлык хәлендә, шулай ук интернат учреждениеләрендә булу шартларында балаларны хастаханәгә салу, бала йортларын үзгәртеп кору, алкогольгә һәм наркотикларга бәйле ата-аналарны реабилитацияләү, балаларда туберкулезны профилактикалау һәм дәвалау, инвалидлык диагнозы куелган балаларга иртә ярдәм күрсәтү һәм маршрутлаштыру, мәгариф оешмаларында балаларга медицина тәэмин ителеше, онкология һәм паллиатив ярдәм, аларны дарулар белән тәэмин итү, репродуктив сәламәтлекне саклау, балигъ булмаганнарның авыруларын профилактикалау һәм гигиена.

Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең ХХ бөтенроссия съездында катнашучыларны сәламләпп, бүген бу залда үсеп килүче буынның сәламәтлеге мәсьәләсенә битараф булмаганнар җыелды, дип белдерде.

Ул Мария Львов-Беловага республиканы Бөтенроссия съездын үткәрү өчен мәйданчык итеп сайлаганы өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам, аның нәтиҗәләре буенча без балаларны яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне камилләштерү буенча конкрет тәкъдимнәр эшли алачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча гарантияләр системасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институты аерым урын алып тора. «Гаилә балачакны саклау сәясәте — Илкүләм стратегиянең төп юнәлеше. Аның төп өстенлеге — балаларның сәламәтлеге һәм аларның иминлеге, шулай ук гармонияле үсеш, тәрбия һәм укыту», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Татарстанда 18 яшькә кадәрге 852 210 бала яши.

«Без балаларны һәм аналарны саклау мәсьәләләренә, шул исәптән балалар һәм сабыйлар үлемен киметүгә, балаларның инвалидлыгын профилактикалауга, балаларның сәламәтлеген яхшыртуга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук хатын-кыз ананың сәламәтлеген саклауга аерым игътибар бирәбез. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның гомерләренә куркыныч янаучы авырулары һәм хроник авырулары, шул исәптән сирәк авырулары булган балаларга ярдәм фонды булдыру турындагы карары мөһим һәм вакытында булды. Шунысы куанычлы, узган елның декабрендә ил Президенты кушуы буенча мондый ярдәм алучыларның яше 18 яшьтән 19 яшькә кадәр артты», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук федерация субъектлары бюджетлары өчен мондый пациентларга ярдәм итү бик авыр, кайвакыт мөмкин түгел, дип төгәлләде. «Безгә мондый ярдәм бирелгәне өчен без бик рәхмәтле», диде ул. Аеруча Рөстәм Миңнеханов мондый ярдәм алучыларның яше 18 яшьтән 19 яшькә кадәр артуын ассызыклады.

«Болар барысы да иң авыр пациентларга ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле механизмнары, — дип саный Рөстәм Миңнеханов. — Әлеге ярдәмнең өлкәннәргә дә кагылуы бик әһәмиятле һәм мөһим булыр иде».

Татарстан Рәисе авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды эшчәнлеге кысаларында да төбәкләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелүен искәртте. Ул фонд җитәкчеләре Александр Евгеньевич Ткаченкога («Круг добра» фонды идарәсе рәисе) һәм Марина Владимировна Гордеевага (авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды идарәсе рәисе) уртак эше һәм ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш, гамәлдә кирәкле тәкъдимнәр эшләү, шулай ук үзара аңлашуны һәм партнерлыкны ныгытуны теләде.

Исегезгә төшерәбез, 27 апрельдә узачак йомгаклау пленар утырышында РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова нәтиҗәләр ясаячак, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү