Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге эшмәкәрләрне форумга чакыра

Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге бизнес вәкилләрен 28 апрельдә “Дәүләт сатып алулары: уңайлы, гадәти, отышлы” дигән Республика форумына чакыра.

Дәүләт сатып алулары/тендерлар – бик озакка китә торган, катлаулы, бюрократиясе күп булган эш, дип уйлаучы эшмәкәрләр өчен бик файдалы форум бу.
Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге белгечләре, эшмәкәрлеккә ярдәм итү өлкәсендәге башка белгечләр үзең өчен отышлы торгларны ничек табарга, ничек җиңәргә, үз хокукларыңны ничек якларга, дигән сорауларга җаваплар бирәчәк, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен ташламалар, аларга ярдәм итү турында сөйлиячәк.
Форумда күтәреләчәк төп темалар:
– “Дәүләт сатып алулары турында уйдырмалар һәм куркулар”;
– “Торгларда ничек катнаша башларга”;
– “Үзең өчен отышлы торгларны ничек табарга”;
– “Сатып алуларда катнашучыларның хаталары”;
– “Сатып алуларда ничек итеп нәтиҗәле катнашырга”.
Чара 28 апрельдә “Штаб” территориясендә (адресы: ТР, Казан, Татарстан ур, 20) узачак.. 9.00 сәгатьтә башлана.
Катнашу – бушлай. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен https://promozakupki.ru/forum сылтамасы аша узарга кирәк.


Фикер өстәү