Озын юлның кыскасы

Җырыбыз да охшаш, юлыбыз да. Казанда узган «РОСТКИ» халыкара форумында татарлар белән кытайларның уртак тел табуының серен чиштеләр. Хәзерге шартларда ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең әһәмиятен билгеләделәр. Ә иң мөһиме – республикада башланган эшнең дәвамлы булачагын әйттеләр. Кытайга юл Татарстан аша салыначак.

Өчпочмаклы җыен
– Без Россия һәм Кытай башлыкларына төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле. Әлеге шартларда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы күпсанлы юнәлешләр буенча уртак эшчәнлекне көчәйтү мөмкинлеген тәэмин итүче үзенчәлекле мәйдан булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында.

Тимерне кызуында сугып, Рәис республикада башланган эшне дәвамлы итү теләген дә белдерде.
– Киләсе елда форумның датасын 14–15 ноябрьгә билгеләргә тәкъдим итәбез һәм Кытайдагы хезмәттәшләребезне икенче Халыкара җыенда түземсезлек белән көтәбез, – диде ул.

Алга китеп булса да әйтик: форумның ачылыш тантанасында яңгыраган әлеге тәкъдим турында җыен азагында хәл ителгән мәсьәлә кебек сөйләштеләр инде. Казанда Халыкара форум киләсе елга да узачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия – Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш кертергә тырыша. Узган ел нәтиҗәләре буенча, ике арада сәүдә әйләнеше 1,6 миллиард доллар тәшкил иткән. Үсеш – 58 процент. «Әлеге күрсәткеч артуын дәвам итә, быелның беренче яртысында Татарстан белән Кытай арасында 740 миллион сумлык товар сатылган», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Форум кысасында узган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ел йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч 2 миллиард долларга җитәчәк дип тә фаразлады. Форум да элемтәләрне ныгытуда җитди адым булырга тиеш. Кунакларның игътибарын, шул исәптән республиканың сәүдә-сәнәгать мөмкинлекләре тәкъдим ителгән «Russia – China Expo» күргәзмәсе һәм эшлекле очрашулар белән генә түгел, ә чын татарча мәтрүшкәле чәй һәм өчпочмак белән дә җәлеп итәргә тырыштылар. Дөрес, әлегә ике арадагы килешүләр турында сөйләргә иртәрәк, диде Талия Миңнуллина. Әмма өмет зур. Халыкара форумга Кытайдан 200ләп компания вәкилләре килгән.

– Ике илнең бизнес даирәләре тәкъдиме белән уздырыла торган әлеге җыен дәүләтләребез һәм аларның төбәкләре арасында киң колачлы, тигез хокуклы, ышанычлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлекнең алга таба үсүенә ярдәм итәчәк, ике яклы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар мөнәсәбәтләрнең барлык якларына да кагылачак, – диде җыен кысасында узган «Сәяси партияләрнең үзара хезмәттәшлеге – халыкара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше» дип аталган «түгәрәк өстәл»дә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Әйткән сүз – аткан ук
Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров фикеренчә, Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җиткән.

– Ул бүген илләр арасындагы хезмәттәшлек үрнәге булып тора, – диде министр форумның пленар утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләгәндә.
Чарада катнашкан Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников әйтүенчә, соңгы ике елда Россия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше ел саен өчтән бергә артып бара.
– Быелның җиде ае нәтиҗәләре буенча үсеш 30 проценттан да күбрәк тәшкил итә. Бу – быел ике арадагы сәүдә әйләнеше 200 миллиард долларлык күрсәткечкә җитәчәге һәм аннан да күбрәк булачагы турында сөйли, – диде ул.

Мәскәү кунагы Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгуын да әйтте. Бер генә сан: агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә караганда, Россиягә чит илдән кертелгән товар күләме 79 процентка арткан. Импортның 60 проценты диярлек машина техникасына туры килә.
– Бу елның мартында ике ил җитәкчеләре хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләрен билгеләде, шул рәвешле эшкә яңа тизлек бирделәр, – диде Максим Решетников.
Министр телгә алган очрашуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын Талия Миңнуллина да әйтте.
– Кытай Халык Республикасы Рәисе безнең илгә килгәч, Россия Президенты Владимир Путин һәм Си Цзиньпин икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле уртак белдерү белән чыгыш ясадылар. Алар шул исәптән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү турында да әйтте. «РОСТКИ» халыкара форумы әнә шул максатка ирешүне күздә тота. Шунысын да искәртик: форум ниндидер зур сәяси очрашулар урыны түгел, бу – бизнес өчен уңайлы мәйдан, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Форум алдан фаразлаганнан уңышлырак килеп чыгуын да искәртте ул.

– Җыенны оештырганда биредә 3 мең чамасы кеше катнашачак дип фаразлаган идек. Форумга рәсми рәвештә теркәлүчеләргә күз салсак, әлеге сан ике тапкыр зуррак. Халыкара җыенда илнең 50дән артык төбәгеннән вәкилләр катнаша. Безгә 20ләп чит илдән килерләр дип тә уйламаган идек. Бу – Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр башка илләрне дә кызыксындыра дигән сүз. Шуңа күрә «РОСТКИ»да утырткан үсентеләр һичшиксез үз җимешен бирәчәк дип уйлыйбыз. Тагын 2–3 елдан ул куәтле мәйданга әвереләчәк, – диде Талия Миңнуллина.

Рөстәм Миңнеханов татарлар белән кытайларны нәрсә берләштерүен дә әйтте.
– Безнең җырлар пентатоникага корылган, аларның яңгырашы охшаш. Димәк, кайчандыр тамырларыбыз кисешкән булган. Без моны эштә дә тоябыз. Безгә үзара аңлашу, уртак тел табу җиңел. Пандемия бераз тоткарлады, әмма хәзер беркем дә туктата алмаячак. Безнең юл фәкать Кытайга таба гына юнәлгән, – диде ул, форумга йомгак яса.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү