Владимир Путин мобилизациянең яңа дулкыны турындагы сорауга җавап бирде

– Без өлешчә мобилизация үткәрдек. 300 мең кешене хәрби хезмәткә чакырдык. Соңгы 6-7 айда 270 мең кеше үз теләкләре белән Хәрби көчләргә һәм иреклеләр бүлекчәләренә контракт төзеделәр. Әлеге эш дәвам итә. Көн саен 1000-1500 кеше контракт төзергә килә. Бу – ил халкы, җәмгыятебезнең үзенчәлеге. Башка илдә бу мөмкиндерме – юкмы, белмим. Гражданнар аңлы рәвештә хәрби хезмәткә бара. Ир-атлар алда нәрсә көтәсен белеп, Ватан өчен гомерләрен бирергә мөмкин икәнелеген, авыр тән җәрәхәтләре алу ихтималын аңлап, Ватан мәнфәгатьләре өчен барыбер әлеге адымга баралар”, – диде Россия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында.


Фикер өстәү