«Мин Россиянең киләчәгенә ышанам!»: Президент Юлламасында яңгыраган төп фикерләр

Гаиләләргә ярдәм, Ватан сагында торучылар белән горурлану һәм биш яңа илкүләм проект. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Быелгы иң озын чыгышның күп өлеше илнең эчке сәясәтенә, бигрәк тә социаль һәм хәрби тармакларга багышланды. Илбашы алдагы алты елга бурычлар билгеләде. Юлламада яңгыраган төп фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Махсус хәрби операция турында

Без сезнең белән иң авыр мәсьәләләрне дә хәл итә алуыбызны, теләсә нинди, иң авыр сорауларга да җавап табуыбызны раслап күрсәттек инде. Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге махсус хәрби операцияне хуплады. Сәнәгать предприятиеләре өчәр сменада – фронтка күпме кирәк булса, шулкадәр эшли. Халык фронтка хатлар, посылкалар, җылы киемнәр, маскировка челтәрләре, болай да зур булмаган маяларыннан акча юллый. Мондый ярдәм бәяләп бетергесез. Бу – һәркайсыбызның уртак җиңүгә керткән өлеше. Алга таба да ил эчендәге вазгыятькә тыкшынырга мөмкинлек бирмәячәкбез. Без, Россия гражданнары, ирегебезне, тыныч һәм лаеклы тормышка хакыбызны бергәләп яклаячакбыз һәм үзебез, фәкать үзебез, киләчәк юлны сайлаячакбыз. Бу сугышны без башламадык, әмма аны тәмамлау өчен, барысын да эшләячәкбез.

Гаиләләргә ярдәм турында

Гаиләнең төп максаты нәселне, бөтен халкыбызның киләчәген дәвам иттерүдән гыйбарәт. Алдагы алты елда илдә туучылар санын арттыру бурычы тора. Демографиягә икътисад һәм социаль өлкәдәге вазгыять кенә тәэсир итми. Бөтен хакимият органнарының эше мөһим. Балалы гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. 2030 елга кадәр исәпләнгән «Гаилә» илкүләм проекты кысасында, шул исәптән, туучылар саны аз булган ил төбәкләренә өстәмә матди ярдәм дә каралган. Ишле гаилә гадәти күренешкә әверелергә, тормыш фәлсәфәсе булырга тиеш. Аларга ярдәм итү йөзеннән, салым чигерүен икенче балага –  2800 сум, ә өченче һәм аннан соңгы балага 6000 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәм. Шул рәвешле, өч балалы гаилә бюджетында ай саен 1300 сум акча янга калачак. Ана капиталы, «Гаилә ипотекасы» һәм гаиләдә туган өченче балага ипотека бурычын каплау хисабына 450 мең сум акча түләү программаларын да 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Бүген ил халкының 9 проценты фәкыйрьлекнең теге ягында яши. Шул исәптән, ишле гаиләләрнең 30 проценты ярлы булып санала. 2030 елда без әлеге күрсәткечләрне 7 һәм 12 процентка кадәр җиткерергә тиеш.

Халыкның сәламәтлеге турында

Соңгы елларда илдә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Үз сәламәтлеген кайгыртучыларга кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк. Киләсе елдан ук даими рәвештә диспансеризация узучыларга һәм ГТО нормаларын уңышлы тапшыручыларга салым чигерүләрен гамәлгә кертәчәкбез. Эчүне ташла да чаңгыга бас, дигән мәзәкне күбебез хәтерли бит. Сүз уңаеннан, илдә хәмер, бигрәк тә каты исерткеч эчемлекләр куллану күрсәткече кимеде. Бу исә милләтнең сәламәтлегендә дә чагыла. Федераль чаралар хисабына ил төбәкләрендә, бигрәк тә кечкенә шәһәрләрдә, авыл җирлекләрендә өстәмә рәвештә ел саен кимендә 350 спорт объекты төзергә тәкъдим итәм. 2030 елга илдә уртача гомер озынлыгын – 78, ә алга таба – 80 яшькә кадәр җиткерү бурычы тора.

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр турында

Киләсе елдан балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасын башлыйбыз. Чөнки бу биналарның күбесе совет чорында ук төзелгән һәм яңартуны таләп итә. Халык үзе дә шуны сорый. Мәктәпләргә килгәндә, 18,5 меңгә якын бинаны капиталь төзекләндерергә кирәк. 2030 елга кадәр илнең барлык төбәкләренә дә моңа бәйле проблеманы хәл итеп бетерергә булышачакбыз. Ә алга таба бу эшне планлы рәвештә эшләячәкбез. Гомумән алганда, балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә генә дә 400 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Моннан тыш, алдагы алты елда мәктәпләрдә медицина кабинетлары ачарга, булганнарын яңартырга тәкъдим итәм. Бүген уку йортларының 65 процентында гына мондый бүлмәләр бар.

БДИ турында

Укыту программасы камил һәм уйлап эшләнелгән булырга тиеш. Мәктәптә бер нәрсәгә өйрәтеп, имтиханда гомумән икенче нәрсә таләп итү файдага түгел, әлбәттә. Бүген әнә шундый хәлләр дә очрый. Ахыр чиктә, әти-әниләр репетиторлар ялларга мәҗбүр. Тик бөтен гаиләләрнең дә мондый мөмкинлеге юк бит. Шуңа күрә бу мәсьәләне ачыклап бетерергә киңәш итәм. Шул ук БДИ да җәмәгатьчелектә күп сораулар уята. Мин чыгарылыш сыйныф укучыларына үз теләкләре буенча, бер БДИны яңадан тапшыру хокукын бирергә тәкъдим итәм.

Хезмәт хакларын арттыру турында

2024 елның 1 сентябреннән мәктәпләр һәм көллиятләрдә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләренә ай саен 5 мең сум күләмендә яңа федераль түләү кертергә тәкъдим итәм. Бу моңарчы юк иде. Моннан тыш, 1 марттан халык саны 100 меңнән артмаган кечкенә шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урнашкан мәктәпләрдә һәм көллият-техникумнарда белем бирүче сыйныф җитәкчеләренә һәм төркем кураторларына гамәлдәге федераль түләүне ике тапкыр арттырып, 10 мең сумга җиткерергә кирәк. Хөкүмәттән 2025 елга кадәр бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа моделен булдыруларын, ә 2026 елда аны кабул итүләрен сорыйм. 2030 елда илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме ике тапкыр диярлек артып, 35 мең сумга җитәргә тиеш. Илдә Саклык сертификаты да барлыкка киләчәк. Ул акчаны кредит оешмасына өч елдан да күбрәк вакытка салып куюны күздә тота. 2,8 миллион сумга кадәр акча иминиятләштереләчәк.

Бизнес турында

Россия бизнесына капиталны саклауның иң ышанычлы юлы  ул – көчле һәм мөстәкыйль илебез. Акчаны төбәкләргә, компанияләр үсешенә, кадрларга юнәлтергә кирәк. Катгый таләп: ил бизнесы үзебезнең юрисдикция кысасында эшләсен, акчаны читкә җибәрмәсен. Югыйсә, бөтен байлыкны югалтырга да мөмкинсең икән бит. Бүген кайбер эшкуарлар белән чит илдәге акчаларын кире кайтару юллары турында уйлыйбыз. Анда җибәрмәгез – кире кайтарасы да булмаячак. Россиядәге бизнес якланган булырга тиеш. Бу ил өчен дә, җәмгыять өчен дә кирәк. Беркемнең дә кешене кысрыклау яки законнарны үз файдасына куллану хокукы юк. Эшкуарларга ярдәм итик. 2025 елдан, шик булмаган очракта, тикшерүләр санын киметергә тәкъдим итәм. Шулай ук, зур булмаган бизнеска, кредит тарихын бозмыйча, елга бер тапкыр алты айга кредит каникулы бирик.

Төбәкләр үсеше турында

Ил төбәкләренең бурычка бәйле йөген киметергә кирәк. Шуңа күрә аларның бюджет кредитына бәйле бурычларының өчтән ике өлешен сызып ташларга тәкъдим итәм. Бу төбәкләргә 2025–2028 елларда ел саен 200 миллиард сумга кадәр акчаны янга калдырырга булышачак. Аны максатчан рәвештә урыннардагы инвестиция һәм инфраструктура проектларын тормышка ашыруга тотсыннар.

Мәдәният өлкәсе турында

Алдагы алты елда ил күләмендә 30 меңнән артык җәмәгать урыннарын төзекләндерәчәкбез. Болар – элеккеге биналар, утарлар, гыйбадәтханәләр, ягъни буыннар бәйләнешенең чагылышы. 2030 елга кадәр меңләгән мәдәни мирас объектын тәртипкә китерергә кирәк. Мәдәният өлкәсендәге проектларны финанслауны алга таба да дәвам иттерәчәкбез. «Пушкин картасы»н да киңәйтергә кирәк дип саныйм. 2025 елдан «Авыл табибы» программасы кебек үк, «Авыл мәдәният өлкәсе хезмәткәре» программасы башланачак. Авылга эшкә кайткан белгеч бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә түләү алачак. Ерак Көнчыгыш, Донбасс һәм Новороссиядә ул 2 миллион сум тәшкил итәчәк.

Транспорт өлкәсе турында

Җәмәгать транспорты тармагын яшәртәчәкбез. Моның өчен ил төбәкләренә өстәмә рәвештә 40 мең транспорт чарасы биреләчәк. Үзебездә җитештерелгән очкычлар хисабына һава паркын да яңартырга кирәк. Бу – катлаулы бурыч, читтән бик күп сатып алганбыз, ә үзебезнең сәнәгатьне үстермәгәнбез. Ничек кенә булмасын, илдәге алдынгы эшләнмәләр югары тизлекле тимер юл челтәрен төзегәндә дә кирәк булачак. Тәүге маршрут Тверь һәм Бөек Новгород аша Мәскәүдән Санкт-Петербургка салыначак. Аннары Казан, Урал, Кара диңгез яр буе, Минск кебек башка юнәлешләр буенча да эшләячәкбез.

Яңа кадрлар программасы турында

Мин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән еш очрашам. Алар барысы да Ватаныбызны яклый. Алар артка чигенмәячәк, хыянәт итмәячәк. Бу кешеләргә карагач, йөрәк горурлык хисе белән тула. Минемчә, нәкъ менә шундый кешеләр югары вазыйфаларны биләргә, төбәкләрне җитәкләргә, остазлык белән шөгыльләнергә тиеш. Аларга илнең киләчәген ышанып тапшырып була. Шуңа күрә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен бу елның 1 мартыннан махсус кадрлар программасы башланачак. Аны «Каһарманнар заманы» дип атыйк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар илебезнең иң яхшы вузларында белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Гаризаларны иртәгәдән үк тапшырырга мөмкин. Без – бер зур гаилә һәм үзебез ничек телибез, шулай эшләячәкбез. Мин Россиянең киләчәгенә ышанам!

 

  •  Юлламадан аңлашылганча, бу ел азагына кадәр илдә яңа биш илкүләм проект расланып бетәргә тиеш. Алар – «Гаилә», «Кадрлар», «Озак һәм актив тормыш», «Россия яшьләре» һәм «Мәгълүмат икътисады» («Экономика данных») илкүләм проектлары.

 

  • – Владимир Путинның Федераль Җыенга быелгы Юлламасы иң озыны – ул 2 сәгать 6 минут дәвам итте. Былтыр Илбашы 1 сәгать 45 минут чыгыш ясаган иде. Вакыт ягыннан иң кыска Юлламалар 2004 һәм 2005 елларда (48 минут) яңгырады.

 

 


Фикер өстәү