Президент сүзе. Владимир Путинның Юлламасыннан нәрсә өмет итәләр?

29 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу – дәүләт башлыгының мондый 19 нчы чыгышы. Беренчесе 2000 елда булган иде. Былтыргысы 21 февральдә узды, 1 сәгать 45 минут дәвам итте.

Президент Юлламасының эчтәлеге алдан билгеле түгел. Әмма Владимир Путин игътибар бирәчәк төп юнәлешләрне чамаларга була. Алар арасында Украинадагы махсус хәрби операция, социаль-икътисадый вазгыять, гаилә кыйммәтләрен саклау булачак. Кыскасы, ил тормышына йогынты ясаган төп мәсьәләләр. Март аенда Президент сайлау узасын исәпкә алсак, Владимир Путинның бер түгел, ә киләсе алты елга бурычлар куясын аңларга кирәк.

Федераль Җыенга Еллык юллама – төп сәяси вакыйгаларның берсе. Быел аңа игътибар тагын да артты. Гадәттәгечә Владимир Путинның чыгышын телевизордан туры эфирда күрсәтәчәкләр. Шул ук вакытта илнең 20 зур шәһәрендә Президент катнашындагы чараны кинотеатрларда да күреп булачак. Ул гына да түгел, дәүләт башлыгының чыгышын урамнардагы зур экраннарга да чыгарачаклар.

Владимир Путинның Юлламасыннан нәрсә өмет итәсез? Бу сорауны белгечләргә бирдек.

Жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең «Форпост» республика үзәге башлыгы Тимур Камалетдинов фикеренчә, Владимир Путин гаилә мәсьәләләренә зур урын бирәчәк. «Президентның Еллык юлламасын бер елны да калдырганым юк. Быел да караячакмын. Гаилә елы булгач, Владимир Путинның быелгы Юлламасында әлеге темага зур урын бирелер дип уйлыйм. Аерым алганда, гаилә, бала, белем бирү мәсьәләләренә игътибар бирелсә, яхшы булыр иде. Узган елдагы Юлламадагы кебек үк быелгысында да махсус хәрби операция, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә бәйле сораулар күтәрелер дип уйлыйм», – диде Тимур Камалетдинов.

КФУның Социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, социология фәннәре докторы, социаль-сәяси фәннәр бүлеге җитәкчесе Мария Ефлова, Юлламаны карау киләсе алты елда кая таба барасыбызны аңлау өчен кирәк, дип уйлый. «Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын караячакмын, әлбәттә. Иң беренче чиратта, бу – киләсе алты елда илебезнең эчке һәм тышкы сәясәте ничек дәвам итәчәген аңлау өчен кирәк, дип саныйм. Юлламада бүген көн кадагында торган барлык мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Эчке сәясәтне алсак, сүз барыннан да бигрәк, социаль тармак турында бара. Бүген укытучыларга, табибларга, пенсионерларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләр мөһим дип уйлыйм. Сәнәгать өлкәсен алсак, илдә автомобиль сәнәгате зур үсеш кичерә. Юлламада бу хакта да әйтерләр, дип көтәм. Соңгы арада шунысына да игътибар иттек: илдә юллар төзелешенә (аерым алганда, М12 автомобиль трассасы кулланышка тапшырылды), Уралдан алып Мәскәүгә кадәр ил төбәкләрен уңайлы транспорт юллары белән тоташтыруга зур әһәмият бирелә. Шуңа күрә «Бу юнәлештә алга таба тагын нәрсәләр эшләнәчәк?» дигән сорауга җавап көтәм. Президент тышкы сәясәтне дә читләтеп узмаячак. Владимир Путин махсус хәрби операцияне игътибардан читтә калдырмаячак. Чөнки бу – мөһим һәм кирәкле мәсьәлә», – диде ул.

Блогер, җәмәгать эшлеклесе Алинә Гыймалтдинова әйтүенчә, Дәүләт башлыгы Юллама вакытында мөһим стратегик бурычлар игълан итә. «Бу сайлау алдыннан аеруча да әһәмиятле сәяси белдерү булып тора. Җәмгыятьнең киләчәге шуңа бәйле. Миңа, һичшиксез, Юлламаны күзәтү һәм Президент сүзләрен тыңлау кызыклы һәм мөһим. Тулаем алганда, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре темасы әйдәп баручы мәсьәләләрнең берсе булачак, дип саныйм», – диде ул.


Фикер өстәү