Ачык һәм аңлаешлы. Сайлауга бару ни өчен бик мөһим?

Сайлауга бару ни өчен бик мөһим? Күзәтүче булсаң, түлиләрме? Мәгълүмати һөҗүмнән, ялган хәбәрләрдән ничек сакланырга? «Минем тавыш» онлайн форумында әнә шул һәм башка сорауларга җавап табарга мөмкин иде.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, республикада бу форумның дүртенчесе уза инде.

– Ике төп максатны күздә тотабыз: тавыш бирергә җыенучыларга мәгълүмат ирештерү, аларның сорауларына җавап бирү һәм сайлауга чакыру, – диде Андрей Кондратьев.

«Бөтен дөнья күзәтә»

Россиягә бөтен дөньяның күзләре төбәлгән. Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов сүзләренчә, 15–17 март көннәрендә буласы сәяси вакыйгаларны бигрәк тә игътибар белән күзәтәчәкләр.

– Минем төрле елларда һәм төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә катнашканым бар. Без, нинди генә вазгыять булса да, аларны иң мөһиме дип кабул итәргә күнеккән. Әмма быелгысы чын мәгънәсендә мөһим булачак, – диде депутат. – Хәзерге вакытта бөтен дөнья бик зур үзгәрешләр чорында яши. Кешелек дөрес, яңа, гаделрәк тәртип көтә. Шулай килеп чыкты инде: бу катлаулы процессның алгы рәтендә – тагын безнең ил. Шуңа күрә барысы да безнең илгә карап тора, барысы да тагын бер кат Россия бу сорауларга ничек җавап бирер, ничек каршы торыр, дип күзәтә.

Олег Морозов сүзләренчә, Россиянең сәяси системасын какшату турында хыялланган көндәшләр, дустанә булмаган илләр моңа ирешә алмады.

– Аларның ике еллык тырышлыгы ни белән төгәлләнгәнне күрсәтергә кирәк. Алар, иң элек, хакимияткә карата халык ышанычын киметергә теләде. Икенче бурыч – җәмгыятьне бүлү, илдә ыгы-зыгы тудыру, – дип аңлатты депутат. – Сайлауларның ничек тәмамланасын чамалыйм. Моны социологик тикшерүләр дә күрсәтә. Иң мөһиме бит нәтиҗә генә түгел. Иң мөһиме – Россиядә сайлау процедурасына, сәяси институтларга ышаныч барлыгын, авыр чакта лидер булырлык көчле кешене Президент итеп сайлавыбызны күрсәтү дә. Кеше, кемгә генә тавыш бирсә дә, сайлау нәтиҗәләренә ихтирам белән карарга тиеш.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре Татарстанның барлык районнарын йөреп чыккан һәм тавыш бирүчеләрнең сорауларын туплаган.

– Мондый очрашуларның максаты – тавыш бирүчеләргә сайлау процессының хакимият белән халык арасында туры элемтә урнаштыру мөмкин икәнне күрсәтү, – диде федераль кунак.

Сакланганны саклар

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сайлау вакытында фейк-хәбәрләр корбаны булмас өчен нишләргә кирәген аңлатты.

– Сүз дә юк, мәгълүмат куркынычсызлыгы мәсьәләсе соңгы елларда алгы сафка чыкты. Элемтәсез тормышны күз алдына да китереп булмый торган чорда яшибез. Мәгълүматны урлаганнар, дигән хәбәрләрне еш ишетеп торабыз, – диде министр. – Сайлаулар еш булып тора. Безнең сайлау участокларындагы элемтә системалары инде вакыт белән сыналган. Махсус киберштаб бар. Болар барысы да сайлау процессының куркынычсызлыгын тәэмин итә. Еш кына мәгълүматны тикшереп тә тормыйча тарату ягын карыйбыз. Моның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Иң яхшысы – андый чакта телефонны читкә куеп тору да тирән итеп сулыш алу. Фейкларга килсәк, мәгълүматны кат-кат тикшерү һәм манипуляциягә бирешмәү мөһим. Ышанычлы мәгълүмат чараларына, күзәтүчеләр командасына мөрәҗәгать итегез. Сайлауга килеп, барысын да үз күзләрең белән күрүдән дә яхшысы юк.

Сайлау – 2024

Кайчан? 15–17 март көннәре

Кемнәр? Кандидатлар дүртәү: Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче), Владислав Даванков («Новые люди»), Николай Харитонов (КПРФ), Леонид Слуцкий (ЛДПР)

Күпме? Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2024 елның 1 гыйнварына Татарстанда 2928633 кеше тавыш бирү хокукына ия.

Фикер

Элла ПАМФИЛОВА, Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:

Татарстандагы тавыш бирүчеләрнең битараф булмавы, активлыгы, кызыксынучанлыгы мине таң калдырды. Сайлау кампаниясенең мөһим этабына кереп барганда, шулай очрашу бик кирәк иде. Россия Президентын сайлау – мөһим сәяси вакыйга. Ул безнең илебезнең һәм кешеләрнең киләчәгенә йогынты ясаячак. Һәркем өстендә – зур җаваплылык. Безгә, оештыручыларга, иң мөһиме – сайлауны горурланырлык итеп оештыру. Ә халыкка барыбер булырга тиеш түгел. Тавыш бирүчеләрнең активлык кына күрсәтеп калмыйча, сайлау участокларына күзәтүче булып та баруын теләр идем. Бу безнең өчен дә бик мөһим.

(«Минем тавыш» онлайн форумы катнашучыларына видеомөрәҗәгатеннән)

 


Фикер өстәү